ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Атайсал
30 апрель 2022, 10:35

Аблайлылар саваплы гамәл кылды

Әрвахларны без ничек сөендерә алабыз инде?! Аларга багышлап догалар кылып, Коръән аятьләрен укытып һәм кабер өсләрен тәртипкә китереп рухларын шатландыра алабыз.

Аблайлылар саваплы гамәл кылды
Аблайлылар саваплы гамәл кылды

“Исәннәрнең кадерен бел, үлгәнннәрнең каберен бел”, – дип юкка гына җырланмый җырларда. Бүген районыбызда һәм барлык авылларда да әрвахларны искә алу көнендә зиратлар тазартылды. Аблай авылы халкы да читтә калмады. Алар югары һәм түбән оч зиратларын кипкән үләннән, ташландык каберләрне корыган агачтан чистартты. Бердәмлектә – көч, диелгәнчә, аблайлылар да бердәм тотынып, эшләрен тәмамладылар. Әрвахларның рухы сөенгәндер, дип ышанабыз.

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: