ИГЕНЧЕ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Атайсал
2 июнь 2022, 15:30

Тормыш яме – балаларда

Балалар – тормышыбызның бар мәгънәсе һәм илһам чыганагы. Аларның мәрхәмәтле, кешелекле һәм, иң мөһиме, сәламәт булып үсүенә ата-аналар, балалар бакчасы, мәктәп – гомумән, җәмәгатьчелек бурычлы.

Тормыш яме – балаларда
Тормыш яме – балаларда

Безнең 1 нче санлы “Миләшкәй” (“Рябинушка”) балалар бакчасына барлыгы 95 бала йөри. Алар белән 3 югары категорияле һәм 3 беренче категорияле тәрбияче шөгыльләнә. Төп эшебез – балаларның сәламәтлеген саклау, психологик уңай халәт тудыру, танып-белү, иҗади күзаллау, иҗади фикерләү сәләтен, аралашу, коммуникатив осталыкларын үстерү. Шушы максатларга ирешү өчен тәрбиячеләргә күп эзләнергә, күпне белергә, төрле инновавацион алымнар кулланырга туры килә. Тәрбияви эшчәнлек еллык планга ярашлы алып барыла. Һәр дәрес, һәр чара зур әзерлектә тиешле дәрәҗәдә үткәрелә. Җәйнең беренче көнендә дөнья күләмендә иң матур һәм иң якты бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көне үтә. Безнең балалар бакчасында да бу бәйрәм бик күңелле узды. Анда барлык төркем балалары да катнашты. Кызлар һәм малайлар өчен сәламәт яшәү рәвеше алып баруга багышланган эчтәлекле чара тәкъдим ителде. Балалар бакчасына кунакка клоун, шапшак малай, Мойдодыр, бөкре малай, Айболит килде. Балалар бәйрәмдә ихлас катнашып, геройларның сорауларына җаваплар бирделәр, төрле хәлләрдән чыгу юлларын эзләделәр. Чара уеннар, биюләр белән үрелеп барды. Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан бөтен гомерләрен балалар белән эшләүгә багышлаган барлык тәрбиячеләргә, укытучыларга, шулай ук яшь буынга намуслылык, кешелеклек, гаделлек орлыклары чәчеп, күркәм сыйфатлар тәрбияләп үстерүче әти-әниләргә, картәни-картәтиләргә олы рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Сезгә әлеге җиңел булмаган, әмма ихтирамга һәм хөрмәткә лаеклы булган тәрбияләү эшчәнлегендә уңышлар, зирәклек һәм күңел киңлеге телибез.

Автор:Гүзәл Шакирова, өлкән тәрбияче.
Читайте нас: