ИГЕНЧЕ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

Җиңү варислары турнирда катнашты

Хәтер һәм дан елына багышланып, “Без – Җиңү варислары” акциясе чикләрендә оештырылган “Кечкенә рыцарьлар турниры”на районда яшәүче сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикле булган малайлар чакырылды.

Шушы көннәрдә Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә “Кечкенә рыцарьлар турниры” үтте. Район күләмендә оештырылган бу мәдәни-спорт чарасы быел илдә игълан ителгән Хәтер һәм дан елына багышланып, “Без – Җиңү варислары” акциясе чикләрендә үткәрелде. Аның барышында турнирда катнашучылар Бөек Ватан сугышында катнашучы каһарманнарның бер минут тын калып искә алды.

Спорт бәйрәменә районда яшәүче сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикле булган малайлар чакырылды. Чарада катнашучыларны муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова һәм Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Луиза Марсель кызы Абдрахманова сәламләде. Балалар иҗат мәктәбендә шөгыльләнүче малайлар-кызлар концерт номерлары әзерләде. Алар башкаруындагы матрос биюе, Аскар Әхмәтовның баянда уйнап ишеттергән көй-моңнары чарада катнашучыларның күңеленә хуш килде. Адаптив физкультура буенча тренер-укытучы Элина Дәүләтшина кечкенә рыцарьлар өчен эстафета формасындагы кызыклы уеннар оештырды. Алар “Снарядны зарарсызландырабыз”, “Кичү”, “Мина басуы”, “Пазлны төзе” кебек һәм башка уеннарда бик актив катнаштылар, ә көярмәннәр аларны дәртләндереп, хуплап торды.

Эстафета нәтиҗәләре буенча дуслык җиңде. Чөнки нәкъ менә дуслык кешеләрне берләштереп, Җирдәге тынычлыкны саклый. Чара ахырында турнирда катнашучыларга “Батыр рыцарь” грамоталары һәм татлы күчтәнәчләр тапшырылды.

Читайте нас: