ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Ветеран хөрмәтенә – Герой партасы

Балаларда һәм үсмерләрдә Ватан тарихына, илебезнең данлы үткәннәренә һәм бүгенгесенә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм локаль сугышларда катнашучы якташларыбыз каһарманлыгы үрнәгендә хөрмәт тәрбияләү максаты белән Иске Калмаш урта мәктәбендә Герой партасы булдырылды.

Балаларда һәм үсмерләрдә Ватан тарихына, илебезнең данлы үткәннәренә һәм бүгенгесенә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм локаль сугышларда катнашучы якташларыбыз каһарманлыгы үрнәгендә хөрмәт тәрбияләү максаты белән Иске Калмаш урта мәктәбендә Герой партасы булдырылды. Әлеге акция “Бердәм Русия” партиясе проекты чикләрендә үткәрелә һәм аңа районыбыз мәктәпләре дә актив кушылды.

Иске Калмаш урта мәктәбендә булдырылган Герой партасы Бөек Ватан сугышы Карам Гайсинга һәм аның хәрби юлына багышланган.

Карам Сөләйман улы Гайсин шушы авылда 1925 елның 7 февралендә дөньяга килгән. 1943 елның 1нче февралендә 18 яше дә тулып бетә алмаган егет фронтка китә. Шул ук елның августында ул 2-нче Бердичев хәрби училищесын тәмамлый. Рядовой курсантны 96-нчы укчы полкына билгелиләр. Тиңдәшсез алышларда чыныккан якташыбыз сержант званиесенә ия була, саперлар взводының отделение командиры вазифасында фашист баскынчыларына каршы көрәшә. 1943 елда Үзәк, Белоруссия, 1-нче Украина фронтлары, 1944 елда 4-нче Украина фронты алып барган алышларда катнашта. Сугыш юллары аны Карпат таулары төбәгенә дә китерә, шулай ук 1945 елның гыйнвар-март айларында барган кышкы һөҗүм вакытында сугыш яланында дошман белән күзгә-күз очраштыра. Хәрби батырлыклары өчен Карам Сөләйман улы Гайсин II һәм III дәрәҗә Дан орденнары, ике “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. Болардан тыш, ул ил җитәкчесе И.В.Сталинның Рәхмәтенә лаек булган. Сугышның утлы юлларын үткән хөрмәтле ветеран 1945 елның 24 июнендә Мәскәүдә үткән Җиңү парадында катнашкан.

Яу яланнарындагы каты алышларда авыр яраланган яугир 1945 елның 23 сентябрендәге СССР Югары Советы Президиумы указы нигезендә демобилизацияләнеп, туган якларына кайта. Аның артабангы язмышы, тормыш һәм хезмәт юлы туган җир белән бәйле. 1946 елда үзе кебек үк фронт юлларын үткән Фәгыйлә Фәтхулла кызы Хәмидуллина белән күркәм гаилә кора.

Читайте нас: