ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

«БАТЫРЛАР ЭЗЛӘРЕ БУЙЛАП»

Район мәдәният йортының иҗат төркеме шушы исем астында үткәреләчәк акциягә старт бирде. Аның кысаларында Бөек Ватан сугышында катнашып, каһарманлык күрсәткән якташларыбызның истәлегенә багышланган хәтер кичәләре аларның туган авылларында үткәреләчәк.

Район мәдәният йортының иҗат төркеме шушы исем астында үткәреләчәк акциягә старт бирде. Аның кысаларында Бөек Ватан сугышында катнашып, каһарманлык күрсәткән якташларыбызның истәлегенә багышланган хәтер кичәләре аларның туган авылларында үткәреләчәк.

Проектның авторы, Чакмагыш мәдәният йорты директорының иҗат эшчәнлеге буенча урынбасары Денис Мансуров сөйләвенчә, мондый мәдәни чараларның ел дәвамында үткәрелүе каралган. Советлар Союзы Геройлары Вахит Газыйм улы Галимов, Василий Семенович Николаев, Габдрахман Хәким улы Латыйпов, генераллар Мансаф Нури Галиев, Шәйхетдин Шәрәфетдин улы Кашаев, дивизия командиры Әхтәм Мөсәлим улы Бәхтизин, Җиңү парадында катнашкан Карам Сөләйман улы Гайсинның туган авылларында хәтер кичәләре уздырылачак.

Тамаша вакытында каһарман якташларыбызның тормыш юлларына байкау ясала, аларның яу кырында күрсәткән батырлыклары тасвирлана. Бөек Ватан сугышы ветераннары белән беррәттән Әфган, Чечня якларында илебез бөтенлеген, тынычлыкны саклап калуга өлеш керткән ир-егетләр турында да мәгълүмат бирелә. Эчтәлекле аралашу хәрби-патриотик рухтагы җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп бара.

Район мәдәният йортының иҗат төркеме 27 февраль көнне иң тәүдә Дан орденнарының тулы кавалеры Шәйхелислам Гомәр улы Салиховның туган авылы – Иске Почкакка юл алды. Батыр якташыбызның бюстына кызыл канәферләр салганнан соң, очрашу мәдәният йортында дәвам итте. Фойеда тарих-туган якны өйрәнү музее һәм авылның кул эше осталары тарафыннан күргәзмә әзерләнгән иде. Сәгать ярымлык концерт программасы да тамашачы күңеленә хуш килде. Очрашу барышында Шәйхелислам аганың кызы Флүрә әтисе турындагы истәлекләр белән уртаклашты, барлык авылдашларына, мәдәният хезмәткәрләренә чиксез рәхмәтләрен җиткерде.

«Батырлар эзләре буйлап» проектының киләсе очрашуы 13 март көнне Советлар Союзы Герое Вахит Газим улы Галимовның туган төбәге – Тайняшта узачак. Хәтер кичәсенә рәхим итегез! Илебез азатлыгы өчен җаннарын фида кылган якташларыбыз исемнәрен онытырга хакыбыз юк!

Читайте нас: