ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Актуаль
15 апрель 2020, 11:45

Юллар төзекләндерелә

Агымдагы елда Башкортстанда юлларны гадәттәгендән ике атна алданрак төзекләндерә башладылар. Республиканың “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проектлары чикләрендә башкарылачак эшләр буенча планнары зур.

Агымдагы елда Башкортстанда юлларны гадәттәгендән ике атна алданрак төзекләндерә башладылар. Республиканың “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проектлары чикләрендә башкарылачак эшләр буенча планнары зур. Алар арасында – 303,9 чакрым озыклыктагы юлларны норматив таләпләргә җавап бирерлек итеп ремонтлау, 23 светофор, 248 юл билгесе һәм 1200 метр озынлыктагы җәяүлеләр юлы койма-чикләүләрен урнаштыру, автомашиналарның авырлыгын һәм габаритларын үлчәүче өч автоматлаштырылган контроль пунктын булдыру.
Бу эшләрне башкару өчен республика бюджетыннан 5,1 млрд. сум, федераль казнадан 2,2 млрд. сум акча бүленгән. Төбәкнең Транспорт буенча дәүләт комитеты рәисе Алан Марзаев билгеләвенчә, әлеге көндә подряд оешмалары эшчеләре 107 объектның 17сендә эш башлаган. Моңа һава шартлары гына түгел, конкурс процедураларын үз вакытында үткәрү дә булышлык иткән.
Безнең Чакмагыш муниципаль районында да юлларны төзекләндерү буенча эш башланды. Республика һәм районда яңа төр вируслы инфекция таралу хәвефе зур булган шартларга карамастан, юл төзү-ремонтлау хезмәте имин тормышны тәэмин итүче оешмалар исемлегенә кергәнлеген исәпкә алганда, мондагы эшчәнлек тукталып тормый. Асфальт-бетон заводы эш башлаганнан соң оешманың ике бригадасы Кушнаренко-Чакмагыш-Бакалы һәм Бүздәк-Чакмагыш-Дүртөйле юнәлешләрендә юл өслегендәге чокырларны тигезли. Эшчеләрнең бер өлеше күпернең барьер чикләрен чистарту һәм ремонтлау белән мәшгуль. Барлык эшләр дә хәвефсезлек чараларын төгәл үтәп башкарыла. Шулай ук күпчелек авыл биләмәләрендә юл өслеген грейдер ярдәмендә тигезләү эшләре тәмамлана.
Читайте нас: