ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 ноябрь 2019, 17:13

Һәр эшнең үз остасы

Районыбыз үзенең фидакарь терлекчеләре белән хаклы горурлана. Уңганнар арасында “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесенең Үзмәш сөтчелек фермасыннан ясалма орлыкландыру технигы Фиргат Раянов та бар. Ул өч дистә ел дәвамында терлекчелектә хезмәт сала, соңгы 10елда ясалма орлыкландыру технигы һәм ветеринар белгеч вазыйфасын башкара. –Үз эшенең чын остасы, төгәл һәм компетентлы белгеч ул.

Терлекләрне каплату, буазлык чорында тиешенчә ашату һәм тәрбияләүне тәэмин итү, бозауларны кабул итү – болар барысы да Фиргат Мәгънәви улыннан зур җаваплылык һәм төгәллек таләп итә. Узган ел хуҗалык буенча 100 сыерга 98 бозау алынды, быелның 9 аенда алынган үрчем саны 80гә җитте. Аның хезмәтенә җаваплы каравы, үз белемен арттыруда даими эшләве дә зур хөрмәткә лаек, – ди аның хакында җәмгыятьнең генераль директорының терлекчелек буенча урынбасары Айрат Әнсаф улы Йосыпов. Әйе, уңдырышлы туфракка чәчелгән орлыклардан яхшы шытымнар чыга, алар мул уңыш бирә. Моны кешеләргә карата да нәкъ шулай дип әйтеп була. Яхшы белгечләр дә буш урында барлыкка килә алмый. Гомумән, районда терлекчелекне үстерүгә зур игътибар бирелә, бу юнәлештә махсус программалар эшли, ел саен һөнәри осталык буенча конкурслар оештырыла. Ә осталарны барлап, аларның эшкә әзерлеген тикшереп, җиңүгә дәртләндереп тору – тармакның киләчәген үстерүгә ныклы бер адым. Үз эшенең остасы булган Фәргат Раянов районда узган быелгы һөнәри бәйгенең җиңүчесе булды. Аның кебек булдыклы кадрлар булган җирдә генә эш алга бара да инде.
Читайте нас: