ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
24 июнь 2021, 15:55

Ташкалмаш басуларында эш гөрли

“Үзәк” машина-технология станциянең Хуҗин исемендәге бүлекчәсе басуларында да “яшел урак” киң колач ала бара. Быелгы корылык шартларында яшел масса күләме зур түгел, шуңа да үстерелгәнне түкми-чәчми җыеп алып, мал кышлатуга сыйфатлы азыкны мөмкин кадәр күбрәк туплап калырга тырышалар.

“Үзәк” машина-технология станциянең Хуҗин исемендәге бүлекчәсе басуларында да “яшел урак” киң колач ала бара. Быелгы корылык шартларында яшел масса күләме зур түгел, шуңа да үстерелгәнне түкми-чәчми җыеп алып, мал кышлатуга сыйфатлы азыкны мөмкин кадәр күбрәк туплап калырга тырышалар. Безнең эшче төркем Ташкалмаш фермасы янындагы саклагычта һәм яшел масса урылган басуда булып, эшләр барышы белән танышып кайтты. Шактый эссе һава торышы да булсынга дип җиң сызганган авыл уңганнарына киртә түгел. Киресенчә, һәр минутны­сәгатьне эффектлы файдаланып калырга омтылалар. Ә үлән быел күп түгел, сенаж итеп базлауга аерым хуҗалыклар уҗым культураларын да файдалана. “Үзәк” машина­технология станциясенең Чакмагыштагы филиалы карамагындагы бүлекчәләрдә кичәге көнгә 938 гектар мәйданнардан барлыгы 3775,8 тонна сусыл масса тупланган. Ташкалмаш басуында “МагДон” чакпычларында Фидрат Фазлыев белән Самат Әхмәдуллин уҗым игенен тезмәләргә сала. “Полесье” комбайннарында Айрат Латыйпов белән Радамил Хәбиров массаны яхшылап туратып, базлау урынына озата. Үзләренә беркетелгән прицеплы “КамАЗ” автомашиналарында булдыклы водительләр Рөстәм Латыйпов, Илгиз Юнысов, Ришат Габдуллин, Булат Камалов көненә дистәләгән рейс ясап, массаны ферма ихатасына таншеяга ташып торалар. “ДжонДир” тракторында Фирзант Даутов һәм “Т­150” тракторында Марат Лотфуллин массаны эттереп, бөтен технологияләрне төгәл үтәп, тыгызлап базлап тора. Аларга эшчеләр Таһир Солтанов, Ирнис Ибраһимов һәм Тәлгать Вәлиев ярдәм итә. Кызу эш мәлендә вакытның кадерен белеп, бөтен тырышлыгын салып эшли механизаторлар. Мал азыгын мөмкин кадәр күбрәк, сыйфатлырак итеп туплар өчен җиң сызганган уңганнарга тик уңышлар юлдаш булсын.
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: