ИГЕНЧЕ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 июнь 2021, 14:53

Барлык мөмкинлекләрдән файдаланып калырга

“Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү коопратив-колхозы механизаторлары “яшел урак” мәлендә булган мөмкинлекләрдән тулы файдаланып, сыйфатлы мал азыгы хәзерләү хакына бөтен тырышлыгын юнәлтә.

“Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү коопратив-колхозы механизаторлары “яшел урак” мәлендә булган мөмкинлекләрдән тулы файдаланып, сыйфатлы мал азыгы хәзерләү хакына бөтен тырышлыгын юнәлтә. –Бүгенге көнгә 200 тоннадан артык коры, кипкән печән төргәкләрен Каразирек товарлыклысөтчелек фермасы ихатасындагы саклагычка кайтарып өеп куя алдык, – дип уртак лашты хуҗалык рәисе, Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре, Салават Юлаев ордены кавалеры Рәсүл Гата улы Фәйрүзов. – Бу эшне дәвам иттерәбез. Һәр кеше үз участогында бурычларын намуслы үти, салган тырышлыгының гомум файдага икәнлеген яхшы аңлый. Барысына да рәхмәттән башка сүзем юк. Без булган тау битләвендәге күпьеллык катнаш үләннәр басуын да хуҗалыкның булдыклы механизаторлары соңгы гектардагы тезмәләрне җыеп алып бетереп килә иде инде. Ә чабуда Айнур Әһәлетдинов булдыклылык күрсәткән, аңа беркетелгән КСУ чапкычының бер генә минутка да тукталып торганы теркәлмәгән. Тезмәләрне “МТЗ” тракторына тагылган әйләндергеч агрегат белән Фидус Нәбиев тигез киптерү хәстәрен күргән. Без килгәндә ул, Ирфат Гыймалетдинов һәм Илдар Галимханов тезмәләрне тыгызлап төргәкләргә урыйлар иде. Илнур Миңнекәев исә үзе идарә иткән төягеч агрегат ярдәмендә аларны Азат Әһәлетдинов белән Илшат Хәмәтдинов идарә иткән “КамАЗ” автомашиналарына төяп озата һәм кичен ферма ихатасына кайта рылган төргәкләрне яхшылап печән саклагыч эченә кертеп өептә куя. Елына карата хуҗалык басуларында барлык культураларның да торышы ул кадәр үк зарланырлык түгел. Әлбәттә, явымтөшем булмау биредә дә бәкәлгә суккан, көтелгән уңышка бүгеннән үк йөз тотарлык түгел. Әмма победалылар шушы булганын да бөртеген дә югалтмыйча җыеп алырга ныклы карар иткән. Хезмәт кешесенә барлык шартлар да тудырылган һәм һәркайсы үзеннән нәрсә таләп ителгәнен яхшы аңлый. Ә берләшеп эш итү һәрчак уңышларга юл ача.
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: