Бүген хакимият башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов, район хуҗалыклары рәисләре белән берлектә басуларны карап, игеннәр, башаклы культураларның өлгерешен, кышкылыкка мал азыгы әзерләүне тикшерделәр.