ИГЕНЧЕ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 июль 2021, 14:09

Тигез юллар арта баруы куанычлы

Чакмагыш юл төзү-төзекләндерү идарәлеге хезмәткәрләре кайнар эш өстендә

Бүздәк – Чакмагыш – Дүртөйле автомобиль юлының асфальт бетон өслеге торышына игътибар елданел арта баруы куандыра. “Башкиравтодор” җәмгыяте нең районыбыздагы юл төзү төзекләндерү оешмасы хезмәткәр ләре Башкортстан Республикасы Юл хуҗалыгы идарәлеге заказлары буенча анда һәр ел күләмле төзү төзекләндерү эшләре башкарып тора. Әлеге мәлдә Каразирек һәм Каргалы авыллары арасындагы участокны капиталь ремонтлау бара. Тәүдә чокырчакырлы урында юл өслеген махсус техника ярдәмендә кырып тигезләп чыкканнар иде. Шушы көннәрдә участок юл мас теры Рөстәм Фәүзи улы Хәкимов җитәкчелегендәге бригада биредә ике чакрымнан артык арада юлны яңарту белән мәшгуль. Безнең эшче төркем биредә булганда асфальт түшәү машинасын хезмәтләндерүче Рвинат Кирәев чираттагы асфальтбитум катнаш масын китергән “КамАЗ” үзбу шаткычы водителе Илвир Әгъза мовка үтенеч җиткергән кыска гына арада икесен дә аерымаерым фоторәсемгә төшереп өлгердем. Исемнәре район халкына яхшы таныш әлеге уңганнар – чынчынлап үз эшенең осталары. Рвинатның универсаль оста икәнлеген барлык техника төрләрен яхшы үзләштерүе исбатлый: асфальт салу машинасы мы ул, грейдер агрегатымы, баш касымы – эшен һәммәсендә дә телтеш тидергесез башкаруы белән күптәннән абруйихтирам казанган белгеч үзе. Биредә дә асфальтбитум кат нашмасын Илвирдан тыш Вазыйх Гыйльманов, Руслан Якупов, Илнур Сөләйманов, Риф Гәрәев, Илшат Солтанов, Альберт Әхмәдуллин ташып өлгертеп тора. Яңа җәелгән араны Ягъфәр Мансуров белән Салават Хәкимов кәтүкләү агре гатларында тигезләп баралар. Ә юл өслегенең тиешенчә килеп чыгуын юл эшчеләре Айдар һәм Фидан Шәйморатовлар, Ранис Нәҗмиев хәстәрләп торалар. Кызу һава торышында кайнар асфальт белән эш итүе җиңел булмаса да, егетләр тырышып, үз эшләрен яхшы сыйфат белән башкарырга күнеккән. Аларның күмәк тырышлыгы белән райо ныбызда тигез өслекле яхшы юллар арта баруы уңайлыклар тудыра, якты киләчәгебезгә өмет бирә.

Тигез юллар арта баруы куанычлы
Тигез юллар арта баруы куанычлы
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: