ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 июль 2021, 12:01

Һава шартларына карамастан

Үткән атна ахырында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика басуларында урыпҗыю эшләре башлануы турында хәбәр итте.

Үткән атна ахырында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика басуларында урыпҗыю эшләре башлануы турында хәбәр итте. Төбәк Башлыгы билгеләвенчә, аномаль эсселек үстерелгән игенне җыя башлау вакытын ике атнага диярлек тизләтте. “Уҗым культуралары өлгерде дә, – диде Радий Фәрит улы. – Әйе, быел уңыш алдагы еллардагы кебек мул булмаячак. Кояш кыздырды, яңгырлар булмады – болар бөтенесе дә аграрийларга каршы роль уйнады. Корылыктан Башкортстанның күп челек районнары каза күрде. 26 муниципалитетта гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде. Әмма 15 июльгә беренче 30 мең тонна бодай амбарларга кайтарылды”. Төбәк җитәкчесе әйтүенчә, бу көнгә бөртеклеләрнең гектар куәте 15,3 центнер тәшкил итә. Яңгыр бераз яуган районнарда ул күрсәткеч югарырак, 28 центнер тәшкил итә. “Урыпҗыю кампаниясе йомгаклары буенча аграрийлар республиканы бодай белән тәэмин итәр, дип ышанам. Иң мөһиме — бездә климатның авыл хуҗалыгы комплексына йогынтысын киметү ысуллары турында күзаллау бар”, – диде Радий Хәбиров. Болай дип әйткәндә ул 2022 ел да Урал аръягында заманча суга ру системасын төзү буенча инвест проектны күз уңында тота. Моннан тыш, тармак инициативаларының берничәсе сыйфатлы элиталы орлык фондын булдыруга юнәлтелә. Техник паркны яңарту һәм дәүләт ярдәме системасы буенча ашламаның норматив күләмен тәэмин итү белән бергә бу чаралар үсемлекчелектә эшчәнлекнең тотрыклылыгын арттырырга тиеш.

Һава шартларына карамастан
Һава шартларына карамастан
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас: