ИГЕНЧЕ
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 июль 2021, 14:57

Басулар гөрләп тора

Быел район хуҗалыклары басуларының 47261 гектарында бөртекле һәм бөртеклекузаклар культуралар чәчелгән. Үткән атнада районыбыз аграрийлары өчен дә иң тыңгысыз һәм үтә җаваплы чор башланды.

Быел район хуҗалыклары басуларының 47261 гектарында бөртекле һәм бөртеклекузаклар культуралар чәчелгән. Үткән атнада районыбыз аграрийлары өчен дә иң тыңгысыз һәм үтә җаваплы чор башланды. Игенчелек тармагы өчен бик җиңелләрдән булмаган, көйдергеч эсселек игеннәргә тулы куәтенә үсәргә, җитешергә мөмкинлек бирмәгән быелгы сезонда төп бурыч – үстерелгәнне югалтуларсыз җыеп алу. Урып җыю эшләренә, елдагыча, тәүгеләрдән булып җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте комбайннары старт бирде. Үткән атнада механизаторлар уҗым бодаен ура башлады. Бу эш “Алга”, “Победа” хуҗалыкларында да тулы куәтенә бара. Бер үк вакытта Ленин исемендәге хуҗалыкта, “Герой” кооперативында борчак уңышын җыю дәвам итә. Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегеннән җиткерелгән мәгълүматларга ярашлы, гәзитебез әзерләнгән 21июльгә хуҗалыклар басуларында 10704 гектар мәйданда бөртекле һәм бөртеклекузаклы культуралар чабылган, шул мәйданнарның 10049 гектарында иген суктырып алынган. Әлеге вакытта район буенча бу мәйданнарда гектар куәте урта ча 27,6 центнер тәшкил итә. Җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” (32,4 ц.), “Байбулат” (28,1 ц.) җәмгыятьләрен дә уңыш уртача район күрсәткечен нән югары. “Үзәк” МТСның “Знамя” бүлекчәсендә (23,7 ц.), “Герой” (22,6 ц.) кооперативында, “Юлдаш” җәмгыятендә (21,2) дә елына карата гектар көче чагыштырмача югары. Агымдагы урыпҗыю кампаниясе барышында аграрийлар алдында 13585 гектарда үстерелгән уҗым культураларын җыеп алу бурычы тора. 21 июльгә бу мәйданнарның 64,7 процентында эш башкарылган: бөртеклеләр 9044 гектарда чабып алынган, 8795 гектардагы тезмәләрдән иген суктырып алынган. Әлеге көнгә уҗым культураларының гектар куәте 29,4 центнер тәшкил итә. “Герой”, “Алга”, “Заря”, “Октя брь”, “Победа” кооперативларында һәм “Үзәк” МТСның “Знамя” бүлек чәсендә борчак чәчелгән мәйданнар да урыпҗыю эшләре тәмамланган. “Байбулат” җәмгыятендә бу культураны җыюны соңгы гектарларда башкаралар. Башка хуҗалыкларда әлегә бу эш дәвам итә. 21 июльгә район буенча уртача алганда бу культураның һәр гектарыннан 12 центнер борчак суктырып алынган. “Герой”да (17,3 ц.), “Победа”да (17 ц.), “Заря”да (13,6 ц.) ул уртача күрсәткечтән шактый артык. Үстерелгән культуралар җыеп алынган мәйданнарда туңга сөрү эшләре дә башкарыла. “Герой” кооперативында 530, “Октябрь” дә 302, “Алга”да 220, Ленин исемендәге хуҗалыкта 65, “Заря”да 20 гектар мәйданнарда басулар сөрелеп, киләсе уңышка җирлек әзерләнгән. Моннан тыш “Октябрь”дә 507, Ленин исемендәге хуҗалыкта 30 гектар мәйданда туфрак эшкәртелгән.

Басулар гөрләп тора
Басулар гөрләп тора
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас: