ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 июль 2021, 12:34

Сөт җитештерүнең сыйфатын арттыру максатында

БР авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов һәм Франция вәкилләре районыбыз хуҗалыкларында булды

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьерминистры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Илдус улы Фазрахманов җитәкчелегендә Бәләбәй сөт заводы инвесторлары – Франция вәкилләре делегациясе бүген иң күп һәм евростандарт таләпләренә ярашлы сөт җитештерүче районыбыз хуҗалыкларында эш визиты белән булып китте. Аларны муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Фаил улы Ихсанов озатып йөрде. Кунаклар иң тәүдә җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиясе” җәмгыятенең Уйбулат товарлыклысөтчелек комплексында булдылар. Җәмгыятьнең генеральный директоры, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов биредә асралган яхшы нәселле маллар өчен тудырылган шартлар белән таныштырды, заманча саву залында сөтнең евростандарт таләпләренә җавап бирерлек савылуы һәм эшкәртү пунктына суытып озатылуы турында урында дәлилләп сөйләде. Кунакларны шулай ук терлекләр асралган биналарда аларга тудырылган шартлар, тукландыруда кулланылучы мал азыгының сыйфаты, савылган сөттә ят матдәләр булуына юл куймау максатында күрелүче чаралар да кызыксындырды һәм һәркайсына җентекле җаваплар алынды. Ә продукциясе чит илләргә дә озатылучы Бәләбәй сөт заводына җибәрелүче чимал барлык евростандарт таләпләренә дә җавап бирерлек булсын өчен биредә белгечләр дә, хезмәткәрләр дә уртак максат белән берләшеп, үзара аңлашып эшлиләр. Шуңа күрә җәмгыять кассасына иң югары сортлы продукция җитештереп озату исәбенә керемнәр арта баруы аның артабангы эшчәнлегендә, хезмәт кешеләренең көнкүрешендә уңай чагылыш табуы сөендерә. Вадим Васильевич кунакларны хуҗалыктагы агымдагы эшчәнлек юнәлешләре, якын киләчәккә планнары белән дә таныштырды, артабанда продукциянең сыйфатына игътибар зур булачагына ышандырды. Чираттагы тукталыш “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының Тайняш товарлыклы сөтчелек комплексында булды. Биредә төзелүче яңаданяңа корпусларда, малкайлар өчен тудырылган шартлар һәм сөтнең сыйфатын шулай ук евростандарт таләпләрендә тоту өчен күрелүче чаралар да кунакларда тик уңай тәэссоратлар гына калдырды. Хуҗалык идарәсе рәисе, муниципаль район Советы депутаты Фәргать Фәрит улы Ваһапов маллар өчен торлак биналарны хуҗалык эшчеләре үз көчләре белән төзүе, сөтлебикәләрне бәйсез асрау үзен чәлекләре, витаминнар белән бае тылган туклыклы, яхшы сыйфатлы мал азыгына өстенлек бирүләре турында җентекләп сөйләде. Малкайлар асралган биналарда, катнашазыкны баланслап тарату пункты да, заманча сөт саву залы һәм сөтне тиешенчә суытып озату җайлан маларыда шулай ук биредәге продукцияне кабул итүчеләргә ошады. Гомумән алганда, районыбызда гы сөт малчылыгының югары дәрә җәдә оештырылуы, продукциянең сыйфаты, маллар өчен булдырылган уңай микроклимат һәм башкалар барысы да кунакларда тик уңай тәэс соратлар гына калдырды. Ә сөт нең сыйфат дәрәҗәсен тагын да яхшырта төшү максатында күрелгән барлык чараларның эзсез калмавы ике як өчен дә отышлы: эшкәр тү предприятиясе чит ил базарында конкурентлыкка сәләтле продукция җитештерү өчен югары евростандарт таләпләренә ярашлы чималга ия булса, җитештерүче хуҗалыклар моның өчен шактый югары түләүләр алып, матдитехник базасын тагында ныгыта төшә, хезмәткәрләргә эш хакы да югарырак түләнелә һәм шул аркада җитештерүчәнлекне арттыру юллары да ачыла. Чакмагыш малчылары моны озак еллар раслап килә инде.

Сөт җитештерүнең сыйфатын арттыру максатында
Сөт җитештерүнең сыйфатын арттыру максатында
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: