ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
28 июль 2021, 09:24

Балалар хәвефсезлеге – алгы планда

Мәктәп укучыларына COVID-19ны йоктыруга юл куйган педагогларга карата административ чаралар кулланылачак.

Мәктәп укучыларына COVID-19ны йоктыруга юл куйган педагогларга карата административ чаралар кулланылачак.

Мәктәпләрдә балаларга COVID-19 йоктыру очракларына юл куйган педагогларга карата административ чаралар күреләчәк. Бу хакта Башкортстан мәгариф министры Айбулат Хаҗин “Русия” медиаүзәгендә узган “Укытучыларны вакциналау” брифингында хәбәр итте.

Республикада педагогларны вакциналау торышы яңа уку елына 80% һәм югарырак булырга тиеш, дип хәбәр итте Айбулат Хаҗин. Башкортстанның Мәгариф министрлыгы мәктәп укытучыларына коронавирустан 1 сентябрьгә кадәр прививка ясарга тәкъдим итте. Медицина ярдәменнән баш тарткан өчен мәгариф оешмасы җитәкчесе профилактик прививкаларның милли календаре нигезендә педагогларны педагогик эшчәнлектән читләштерергә хокуклы. Айбулат Хаҗин сүзләренә караганда, хезмәт хакын сакламыйча яки саклап калмыйча эштән азат итү турындагы карар эпидемиологик хәлне исәпкә алып кабул ителә.

Вакциналау процедурасын узучыларга өстәмә ял көннәре, хезмәт хакын саклап калу мөмкинлеге биреләчәк. Ул 15 июльдәге ведомство боерыгында күрсәтелгән. Шулай ук хезмәткәрләрне премияләү дә мөмкин.

Айбулат Хаҗин билгеләп үткәнчә, педагоглар – аерым категория, укытучылар күп элемтәдә тора, шуңа күрә үзеңне һәм башкаларны саклау мөһим.

“Без республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзор белән дә киңәшләшеп торабыз. Билгеле бер административ чаралар, шул исәптән хезмәт законнары буенча да, хәвефле хәл тудыручы педагогларга карата кулланылырга тиеш, дип ышанам. Үзенең авыруын белә торып, зур коллективка килгән кеше зарарлану чыганагы булып тора. Мондый коллегалар белән без саубуллашачакбыз, – диде Айбулат Хаҗин. – Әгәр COVID-19 белән зарарланган педагог мәктәпкә йөри, ә республикада 100% вакциналау кабул ителә икән, чирне йоктыруга юл куелган очракта хәтта җинаять җаваплылыгы да каралачак”.

Брифингта катнашучылар – лицей һәм мәктәп җитәкчеләре учреждениеләрдә вакциналау темпларының югары булып калуын, укытучыларның педагогик

эшчәнлектә хәвефсезлек мәсьәләләренә аңлы рәвештә җаваплы карауларын билгеләп үттеләр.

Республика мәгариф министры билгеләп үткәнчә, яңа уку елында шул ук таләпләр кала: битлек киеп йөрү режимы һәм укытучылар өчен дистанция саклау, санитар чаралар, кабинет системасы (сыйныф көне буе бер кабинетта укыячак). Балаларга исә битлек киеп йөрү мәҗбүри түгел, бары тик ата-аналар теләге белән генә. Бала коронавирус белән авырган очракта, аны, уку процессыннан аермыйча дистанцион укытуга күчерәчәкләр.

 

Мәгълумат һәм фото:”Башинформ” сайтыннан алынды.

Балалар хәвефсезлеге – алгы планда
Балалар хәвефсезлеге – алгы планда
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: