+23 °С
Ачык
Башкортстанда шартлы бер баш терлеккә уртача 10,3 ц азык берәмлеге әзерләнгән, ягъни ихтыяҗның 38% ы, дип хәбәр итә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында. Төбәк хуҗалыклары күпьеллык үләннәрнең икенче катын чабуга керештеләр, 770 мең тонна сенаж һәм 413 мең тонна печән әзерләнде. Кышлатуга иң күп сенажны Чакмагыш, Стәрлетамак һәм Дүртөйле районнары – һәрберсе 50дән 62 мең тоннага кадәр хәзерләгән. Печән әзерләү буенча Куергазы һәм Нуриман районнары алда бара.
Мәгълүмат һәм фото чыганагы: Башинформ сайты.