ИГЕНЧЕ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
2 август 2021, 14:12

Һәммәсе дә уртак максат белән берләшкән

Җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиясе” җәмгыяте игенчеләре бүген бөтен көчен салып, басуларда үстерелгән уңышны бөртеген дә югалтыйча җыеп алырга, дигән уртак максат белән берләшкән.

Җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиясе” җәмгыяте игенчеләре бүген бөтен көчен салып, басуларда үстерелгән уңышны бөртеген дә югалтыйча җыеп алырга, дигән уртак максат белән берләшкән. һәр участокта кемузардан ярышып эшлиләр, табигать шартлары уңай торганда мөмкин кадәр күбрәк мәйданнар уңышын җыеп, келәтләргә салырга омтылалар. Безнең эшче төркем бишенче бригада уңганнарын Калмашбаш авылы янәшәсендәге 260 гектарлы арпа басуында тап итте. “Памяти Чепелева” сортлы әлеге культураның уңышы һәр гектардан уртача 36шар центнер тәшкил итә. Бригада агрономы Фоат Филарит улы Зәйнуллин белән әңгәмәләшеп торганда аның шушы көннәрдә генә 55 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтүе билгеле булды. – Без көткән кадәр үк булмаса да, елына карата уңыш ярыйсы инде, – диде ул әңгәмә барышында. – Бөртекләр коры, яхшы тулышкан, өстәмә рәвештә киптерү таләп ителми. Саламы да менә дигән азык өстәмәсе булачак. Рәтрәт булып тезелеп эшләүче “Акрос”комбайннары артыннан күз иярми, диярлек. Бункерлары тулып, өсләрендәге маякчыклар җемелди башлау белән үк яннарына прицеплы “КамАЗ” автомашиналары ашыга. Шундыйларның берсе янына килдем. Бункерын бушатып бетереп, бер генә минутка кабинасыннан төшеп, ургычын күздән үткәргән Дамир Хөсәеновны фоторәсемгә төшереп алдым. – Нәкъ кешесен туры китергәнсез, – диде ул арада янәшәбезгә килеп җиткән бригадир Әнис Минзәки улы Фәхертдинов (рәсемдә). – Дамир – бүген бригадада гына түгел, ә тоташ җәмгыятебездә уракта әйдәп баручыларның берсе. Үзенә беркетелгән “Акрос-530” комбайны бункерыннан бүген иртәнгә барлыгы 10296 центнер иген суктырып озатырга өлгерде инде. Әңгәмә барышында биредәге барлык сигез механизаторның да күрсәткечләре белән таныштым: Руслан Рамазанов 9139 ц., Радик Хәкимов – 8493 ц., Ринат Сабитов – 8472 ц., Роберт Гатауллин – 8319 ц., Наил Муллаянов – 8290 ц., Марат Насыйров – 8159 ц., Илгиз Шәймөхәммәтов – 6763 ц. иген суктырып алырга өлгергәннәр (Әлбәттә, бу көннәр эчендә күрсәткечләре тагын да арта төшүе бәхәссез). —Басудан игенне ындыр табагына ташуда “КамАЗ” автомашиналарында булдыклы водительләр Динар Сәетгәрәев(18004 ц.), Финат Галин(17300 ц.), Фидус Маннанов(17005 ц.), Илнур Хәбибуллинның (16732 ц.) өлгерлек күрсәтүе үрнәкле. Шушы уңганнар белән бүгенге көнгә 1072 гектар мәйданнан яхшы сыйфатлы уңыш җыеп алырга өлгердек, – дип дәвам итте Әнис Минзәки улы. –Күреп торасыз: егетләрнең берсенә дә сүз тидерерлек түгел, һәммәсе дә тырыш, үзләреннән нәрсә таләп ителгәнен аңлап эшли торганнардан. Әйткәндәй, әлеге бригаданы бүген җәмгыятьтә генә түгел, ә район буенча иң алдынгы, дисәк тә була. Эшчәнлек тиешле дәрәҗәдә оештырылганлыктан, һәрберсе югары нәтиҗәлелеккә ирешә дә инде. Басудан кузгалып китәр алдыннан кабат комбайннан автомашинага тук бөртекләр коелган мәлне фоторәсемгә төшереп алдым. Берсе артыннан берсе тезелгән басу кораблары ярыйсы гына тизлектә уңыш җыюны дәвам итәләр. Ул арада прессҗыйгычлар таккан берничә трактор да гомум эшкә килеп кушылды. Комбайннар гөрелтесе, автомашиналар гүләве, трактор тавышларына кошлар сайравы да өсәлеп, үзенчәлекле симфония тәшкил итәләр. Муллык-бәрәкәткә өмет җыры шулай туа.

Һәммәсе дә уртак максат  белән берләшкән
Һәммәсе дә уртак максат белән берләшкән
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: