ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
9 август 2021, 15:08

Бөртеген дә югалтуга юл куймыйча

“Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында да урак кызу темплар белән дәвам итә. Игенчеләр, белгечләр һәм җитәкчеләр быелгы корылык шартларында үстереп алуга ирешелгән уңышның бөртеген дә югалтуга юл куймаска, дип берләшкән. Каран авылы янәшәсендәге басуда безнең эшче төркем хуҗалыкның барлык биш “Полесье” комбайнын да кызу урак өстендә тап итте.

Бөртеген дә югалтуга юл куймыйча
Бөртеген дә югалтуга юл куймыйча

“Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында да урак кызу темплар белән дәвам итә. Игенчеләр, белгечләр һәм җитәкчеләр быелгы корылык шартларында үстереп алуга ирешелгән уңышның бөртеген дә югалтуга юл куймаска, дип берләшкән. Каран авылы янәшәсендәге басуда безнең эшче төркем хуҗалыкның барлык биш “Полесье” комбайнын да кызу урак өстендә тап итте. Комбайнчылар бәйгесен әйдәп баручы уңган механизатор Вадим Хилаҗев (рәсемдә) 3 август иртәсенә үзенең басу корабы бункерыннан барлыгы 7097 центнер бөртек суктырып озаткан иде. Илвир Рәхимов аннан бик азга гына калыша: аның күрсәткече 6825 центнер. Алик Камалов (6621 центнер) бәйгедә өченче урында килә, Ринат Сәмигуллин (6298 ц) белән Илдус Мөлеков (6125 центнер) га күрсәткечләрен көннән-көн арттыра баралар. “КамАЗ” автомашиналарында басу белән ындыр табагы арасын көненә берничәшәр тапкыр урап, Хәдис Миһранов (8361 центнер), Самат Батыев (8350 центнер), Илдар Хәлиуллин (7845 центнер), Нәгыйм Җиһаншин (7742,3 центнер) фидакарьлек үрнәкләре күрсәтәләр. Бу көнгә хуҗалыкта барлыгы 673 гектардан арпа, 1370 гектардан борчак, 3320 гектардан көзге бодай уңышын җыеп алырга өлгергәннәр иде. Ындыр табакларына 23871 центнер ашлык кайтарылган, гектар куәте әлегә уртача 27,3әр центнер тәшкил итә. Күп түгел, әлбәттә, әмма үтә корылыклы елда да бөтенләй уңышсыз калмауларыннан канәгать алар. Тиешле агротехник таләпләр төгәл үтәлеп, чәчү эшләре үзвакытында башкарылып чыгу аркасында бу нәтиҗәгә ирешә геройлылар. Әлбәттә, яңгырлар вакытында тиешенчә явып тормаса, үсемлекләрнең вегетация чорында чамасыз эсселек үз тәэсирен кертмәсә, уңыш, һичшиксез, күпкә югарырак булачагы бәхәссез иде. Төргәкләргә урап, саламы терлекчелек комплекслары янындагы мәйданчыкларга кайтарып өелеп бетү белән басулар туңга сөрелеп куела. Бу эш әлегә 1321 гектарда башкарылып та өлгергән инде. Урак хуҗалык басуларының өчтән бер өлешеннән артыгында тәмамланган, суктырылган һәм саламы җыеп, сөрелә барган мәйданнар көннән-көн арта бара. Геройлыларга да эшчәнлекләрендә тик уңышлар гына телибез.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: