ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 август 2021, 14:38

Яхшы оештырылгач, эш көйле дәвам итә

“Октябрь” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында урак көйле бара.

Яхшы оештырылгач, эш көйле дәвам итә
Яхшы оештырылгач, эш көйле дәвам итә

“Октябрь” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында урак көйле бара. Без булган 10 августка мәгълүматлар буенча,биредә 1600 гектарда игеннәр тезмәләргә салынып, суктырылып алынган һәм ындыр табагына барлыгы 3 0 6 8 5 , 7 ц е н т н е р а ш л ы к кайтарылып өлгергән иде. Гектар куәте биредә дә куандырмый – уртача 18әр центнер тәшкил итә. Безнең эшче төркем басу корабларын хезмәтләндергән булдыклы механизаторларны Иске Калмаш авылының көньягындагы 145 гектарлы бодай басуында тап итте. Ягулык­майлау материалларын салу машинасын хезмәтләндергән водитель Рәшит Дияров биредәге КЗС “Полесье” һәм “Акрос” комбайннарына ягулык китергән, һәр комбайнчы үз басу корабына дизель ягулыгы салу, машина мае запасы булдыру белән мәшгуль вакытта аларны фоторәсемгә төшереп алдым. Әлеге рәсемдә сулдан уңга “КамАЗ” автомашинасы водителе Әнвәр Шәңгәрәев, комбайнчылар Азамат Хафизов, Фидус Хаҗиев, Илнур Гатауллин, Финат Хаҗиев, заправкалаучы Рәшит Дияровны күрәсез. Шушы ир­егетләрнең бердәм тырышлыгы белән һәр көнне шактый мәйданнарда уңыш җыела бара. Уракта бу көнгә үзенә беркетелгән “Полесье” комбайны бункерыннан 8305,83 центнер иген суктырып алып озаткан булдыклы механизатор МКУ «Отдел образования Администрации муниципального района Чекмагушевский район Республики Башкортостан» объявляет конкурс на замещение вакантной должности Заведующий муниципального автономного дошкольного образовательного учреждения детский сад № 4 с. Чекмагуш. Квалификационные требования, предъявляемые к претенденту на замещение вакантных должностей руководителей муниципальных учреждений: Высшее образование и стаж работы на педагогических долж¦ ностях не менее 3 лет, или руко¦ водящих должностях не менее 1 года. Претендент на участие в конкурсе представляет следующие документы: Финат Хаҗиев – хуҗалыкта иң алдынгысы. Аның бертуганы – шундый ук маркалы комбайнда 8078,53 центнер ашлык суктырган Фидус Хаҗиев икенче килә. Азамат Хафизов, үзенең “Полесье” комбайны бункерыннан 7202,64 центнер ашлык озатып, өченче урында бара. “Акрос” комбайны бункерыннан 4031 центнер иген озаткан Илнур Гатауллин белән Альфред Шәмсетдинов (3067,7 ц.) та күрсәткечләрен көннән­көн арттыра баралар. Ындыр табагына ашлык ташуда Рамил Баһаветдинов әйдәп бара: ул бу көнгә 10940 центнер ашлык ташыган иде. Әнвәр Шәңгәрәевның күрсәткече икенче – 7295,5 центнер, Альберт Зарипов өченче урынны били – 5460 центнер ташыган. Ринат Ишморатов (2881,8 ц.), Раил Хөсәенов (1814 ц.), Рөстәм Вәлиев (1204,5 ц.), Илшат Тимашев (474 ц.), Финал Гыйззәтуллин (183 центнер) да гомум эшкә үз өлешләрен кертеп, хуҗалык келәтләре муллыгын тәэмин итәргә тырыша. Комбайннар гөрелтесе тынуга басуларны тыгызлап төргәкләргә урау агрегатлары таккан тракторлар били. Җыелган салам товарлыклы­сөтчелек фермалары янәшәсенә кайтарып өелеп бетүгә, җирләр сөрелә башлый. Бу көнгә барлыгы 888 гектар туңга сөрелеп беткән, 440 гектарда туфрак дискаланылган иде. –Егетләрнең барысы да бердәй тырыш, үзләреннән таләп ителгәннәрне яхшы аңлап эшлиләр, – ди хуҗалык идарәсе рәисе Альбирт Фидай улы Мусин. – Бердәм көч белән булган игенне үз вакытында югалтуларсыз җыеп алырбыз, дип дип ышанам. Әйе, октябрьлеләрнең фидакарьлеге дә мактаулы. Корылык һәм үтә эссе яз һәм җәй көтелгән уңышны җыеп алу мөмкинлеген бирмәсә дә, булганын бөртеген дә югалтмас өчен тырыша биредәге уңганнар да. Ялан батырларына тик уңышлар юлдаш булсын.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: