ИГЕНЧЕ
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 август 2021, 15:44

Изге өметләре аклансын

Җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагышагропродукт” җәмгыяте оешуга быел икенче ел гына булуга карамастан, биредәге эшчәнлек аның киләчәктә ярыйсы ук көчле авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсенә әвереләчәгенә ныклы ышаныч уята.

 

Җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагышагропродукт” җәмгыяте оешуга быел икенче ел гына булуга карамастан, биредәге эшчәнлек аның киләчәктә ярыйсы ук көчле авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсенә әвереләчәгенә ныклы ышаныч уята. Яңа Мортаза авылы элек-электән уңган, булдыклы шәхесләре белән данлы. Тамырлары шушы якка тоташкан көчле эшкуарларның берсе Илшат Идгар улы Еникеевның ата-бабалары төягендә гомер кичерүчеләрнең бердәм үтенечен күтәреп алуы, бу башлангычны муниципаль район хакимиятенең дә хуплавы белән узган ел “Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозыннан аерылып чыккан яңамортазалылар җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш-агропродукт” җәмгытенә берләшеп ялгышмадылар. Бергәләшеп киңәшләшеп тотынгач, эшләре дә күзгә күренеп ырый баруы күңелле. Оештыру документларын рәсмиләштерү белән беррәттән узган елда ук булган чәчүлек мәйданнарында уңыш үстерү белән шөгыльләнә башладылар. Күмәк тырышлык белән тәүге елда ук 30 мең центнерга якын ашлык үстереп алуга ирештеләр. Ул пай җирләреннән файдаланган өчен, хезмәт хакы исәбенә түләүләргә юнәлтелде, хуҗалыкның башка ихтыяҗларына тотынылды. Олы хуҗалыкка ни кирәксә, кечесенә дә бу мөһим икәнлеге һәркемгә мәгълүм. Бүген җәмгыятьтә техника яңарту дәвам итү белән беррәттән яңа төзелешләр дә алып барыла. Инде гамәлгә кертелеп эшләүче автоүлчәгечләре, ашлык җилгәрү белән бергә киптерү үзенчәлегенә дә ия булган УЗМ-30/15-3 тазарту корылмасы, иген саклау склады, машинат трактор остаханәсе, бригада йорты биредә ныклап эшкә тотынуларын раслап тора. Иң тәүдә басуда эшләгән “Клаас” маркалы ашлык суктыру комбайны янына килдек. Аны шактый тәҗрибәле механизатор, шушы авылда туып үскән Зөфәр Еникеев хезмәтләндерә. Бункеры тулып, автомашина килеп җиткәнен көткән берничә минут арасында без аны фоторәсемгә төшереп алып өлгердек һәм тәэссоратларын сораштык. –Төрле елларда идарә иткән башка комбайннар арасында минәлегесен иң яхшысы, димен. Идарә итүе дә җиңел, җитештерүчәнлеге дә югары, бөртеклеләрне югалтуларсыз җыеп алырга ярдәм итә, – диде ул үзе идарә иткән комбайн турында. Ул арада “ЗиЛ-130” автомашинасында Кушнаренко якларыннан ярдәмгә килгән Илшат Басыйров та килеп җитте һәм комбайн бункерыннан тук арпа бөртекләре ташкыны агылды. Кузовына гәрәбәдәй иген төяп алган автомашина артыннан без дә келәткә таба юл тоттык (Әйткәндәй, бу көнне үз водительләре Рәзиф Еникеевның шундый ук маркалы автомашинасы ватылып, ремонт эшләре белән мәшгуль иде). Иң тәүдә автоүлчәгеч аша үтеп, Илшат Басыйров йөген тазарту агрегаты бункерына бушатты. Аны хезмәтләндерүче Дамир Еникеев белән әңгәмәләшеп алдык. –Бу корылманы күрше Татарстаннан сатып алдык. Монтажлап бетерү белән үк эшләтеп җибәрдек һәм файдасын күрә дә башладык. Тышлар өчен профнастил калай әзер инде, урак тәмамлануга аны да озакка сузмаска ниятлибез. Быелгы уңышны киптерәсе юк, диярлек, шуңа киптергеч агрегатын эшкә кушып та тормадык.

Язманың тулы вариантын "Игенче" гәзитендә укырга була.

Изге өметләре аклансын
Изге өметләре аклансын
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: