ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
30 август 2021, 15:15

Силос базлау да тәмамлану алдында

Җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте механизаторлары бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар урагын районда беренчеләрдән булып тәмамлау белән үк бөтен игътибарны мал азыгы хәзерләүгә – төгәлрәк әйтсәк, кукурузны силоска базлауга юнәлттеләр.

Силос базлау да тәмамлану алдында
Силос базлау да тәмамлану алдында

Җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте механизаторлары бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар урагын районда беренчеләрдән булып тәмамлау белән үк бөтен игътибарны мал азыгы хәзерләүгә – төгәлрәк әйтсәк, кукурузны силоска базлауга юнәлттеләр. Бу культура быел биредә шактый зур мәйданда – 2369 гектарда үстерелде. Бу аңлашыла да, чөнки җәмгыятьтә мал саны байтак, аларның зур күпчелеген савым сыерлары тәшкил итә. Быелгы корылык көтелгән уңышны алырга комачаулык тудырса да, 26 августка мәгълүматлар буенча, әлеге культура 1782 гектардан барлыгы 26778,6 тонна җыеп алынып базланырга өлгергән дә инде. Гектар куәте 150,1әр центнер тәшкил итә. Безнең эшче төркем булган 26 августка әлеге культура чәчелгән беренче һәм өченче бригадаларда ул тулысынча җыеп алынып беткән иде инде. Юмаш басуында ул гектарыннан 183,5 центнер, Уйбулатта – 165,1 центнер, Каръяудыда – 154,3 центнер, Үз  мәштә – 149,5әр центнер төшем биргән. Яшел массаны тиз арада ташып, фермалар ихатасындагы азык саклагыч траншеяларда бөтен технологик таләпләрне төгәл үтәп, яхшылап тыгызлап, әйбәтләп япма белән каплап куйганнар. Траншеядан артканнары исә юллар янәшәсендә курганнарга тыгызлап өелеп, шулай ук яхшылап каплап куелган. Иң тәүдә без кызу эш кайнаган бишенче бригадада булдык. Калмашбаш авылы янындагы 54 гектар мәйданны биләгән кукуруз басуында механизатор Әнфак Кәримов идарә иткән “Крона” һәм Фидан Вәлиев иярләгән “Джан Дир” мал азыгы уру комбайннары кемузардан ярышып эшлиләр иде. Яшел массаны урып турату белән беррәттән махсус препарат белән дә эшкәртеп озата булдыклы ир егетләр. Әнфак Рәис улы бу көнгә 8024 тонна, Фидан Фаил улы исә 4970 тонна масса урып озатырга өлгергән. Аны исә янәшәдә үк курганга өеп тә баралар. Биредә исәп алып торучы Мә  лих Латыйпов белән әңгәмәләшеп алдык –Үзләренә беркетелгән “КамАЗ” автомашиналарында Финат Галин, Азамат Хаҗиәхмәтов, Илнур Хәбибуллин, Фидан Исхаков, Руслан Сәлимов көненә 27 30ар рейс башкарып, эшне кызу тотарга тырышабыз. Бүген ике “МТЗ 2121” тракторы да ярдәмгә килде, – ди ул. – Караңгы төшкәч тә тиз генә туктамыйбыз әле, чөнки масса кибә баруга юл куярга ярамый. Бирегә килеп йөкләрен бушатучы автомобиль һәм тракторларны хезмәтләндереп торучы эшчеләр Динар Сәетгалиев, Илнур Әхмәдуллин, Рәфил Сәетгалиев, Илдус Габдрахмановны да ул мактап телгә алды. Эшләрен тиз башкарып,алар техника төрләренең бер генә минутка да тукталып торуына юл куймыйлар икән. “К 700” тракторларын хезмәтләндергән булдыклы механизаторлар Флүр Шәяхмәтов белән Радим Халиков массаны тигез өемгә өеп яхшылап тыгызлап торалар. Шушы көнне исә барлыгы 68 гектар мәйданнан 1191,5 тонна яхшы сыйфатлы яшел масса базларга өлгергән алар. Әйткәндәй, без килгәнче ферма ихатасындагы траншеялар тулып, яхшылап ябылып беткән иде инде.

 

Язманың тулы варианты "Игенче" гәзитендә укырга була

 

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: