ИГЕНЧЕ
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
9 сентябрь 2021, 14:57

Бердәмлек белән чәмләнеп тотынгач

Авыл Советы авыл биләмәләре хакимиятләре башлыкларының күчмә семинар-киңәшмәсе график нигезендә Үрнәк авыл Советы территориясендә дәвам итте. Аның эшендә муниципаль рай­ он хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның урынбасарлары, муниципаль район Советы сәркатибе Лиюза Флүр кызы Дәүләтова, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Бердәмлек белән чәмләнеп тотынгач
Бердәмлек белән чәмләнеп тотынгач

Авыл Советы авыл биләмәләре хакимиятләре башлыкларының күчмә семинар-киңәшмәсе график нигезендә Үрнәк авыл Советы территориясендә дәвам итте. Аның эшендә муниципаль рай­ он хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның урынбасарлары, муниципаль район Советы сәркатибе Лиюза Флүр кызы Дәүләтова, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Биләмә хакимияте башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова чарада катнашучыларны үзләренең чикләрендә каршы алып, иң тәүдә Үрнәк авылына алып килде. Биредәге үзәк мәйданда – авыл мәчете каршында “Мин Үрнәкне яратам” арт­объекты янында кунакларны авыл халкы һәм урындагы мәдәният хезмәткәрләре милли киемнәрдә җыр­моң һәм икмәк­тоз белән каршы алды. Чарада катнашучылар алдында иң тәүдә Рәсимә Дамир кызы чыгыш ясады. “Биләмәгә караган Үрнәк, Аблай, Көсәкәй, Киндеркүл, Нур, Бәрдәсле, Яшь Көч авылларында барлыгы 1205 хуҗалыкта 1774 кеше гомер кичерә, – диде ул. – Кызыл Йолдыз авылында, кызганычка каршы, бүген берәү дә яшәми инде. 768 кеше – пенсия яшендәгеләр, күп балалы 36 гаиләдә 118 сабый үсә, 7 инвалид бала да бар. Имин булмаган 7 гаиләдә 21 балага һәрвакыт зур игътибар юнәлтелә. Биләмәдә ике урта гомум белем бирү мәктәбе, ике балалар бакчасы, ике почта элемтәсе һәм шулкадәр үк саклык банкы бүлекчәсе, дүрт фельдшер­акушерлык пункты, өч авыл мәдәният йорты һәм бер авыл клубы, дистәләгән сәүдә ноктасы бар. Биредә җаваплылыгы чиклән­ гән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең җиденче бригадасы, “Юлдаш” җәмгыяте, җиде шәхси эшкуар, шулкадәр үк крәстиян­фермер хуҗалыгы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү белән мәшгуль. Сентябрь башына кадәр быел биләмә авылларында 8 сабый дөньяга килгән, кызганычка каршы, 31 кеше вафат булган, биш никах һәм өч аерылышу очраклары теркәлгән. Халыкның тормыш­көнкүрешен тәэмин итү, төзү­төзекләндерү юнәлешләрендә агымдагы елда да шактый күп эшләр башкарылган: Үрнәк үзәге урамына асфальт түшәлгән, суүткәргеч өлешләтә ремонтланылган (әмма проблемалар һаман күп икән әле), ком­таш юл салынган, караңгы вакытта урамнарны яктырту юлга салынып бетеп килә икән. Киндеркүл, Нур авылларын Үрнәккә тоташтыручы юл төзекләндерелеп бетеп килә. Абайда элекке чүп түгү полигоны рекультивацияләнелгән, шулай ук урам юллары каралган, суүткәргеч челтәрендә ремонт эшләре үтәлгән, төнлә яктырту системасын яхшылап караганнар, бүген исә менә дигән заманча балалар уен мәйданчыгы, ачык һавада спорт тренажерлары, тамаша мәйданчыгы, ял итү өчен эскәмияләре булган,үз эченә шулай ук Бөек Ватан сугышы яугирләре хөрмәтенә һәйкәл һәм тактаташ комплексын да алган паркта соңгы эшләр тәмамлану алдында. Халык бу хәстәрлекне күрә­тоя, намуслы хезмәт һәм өлгеле яшәү рәвеше белән акларлар,” – дип тәмамлады ул сүзен. Артабан үрнәклеләр алдында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев чыгыш ясады, биләмәдә башкарылган эшләрне, аларда активлык күрсәткән кешеләрне атап үтте. Үрнәк зиратын коймалап алуны оештырган өчен биредә яшәүчеләргә ихлас рәхмәт җиткерде, артабан уңышлар теләде

Язманың тулы вариантын "Игенче" гәзитендә укырга була.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: