ИГЕНЧЕ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 сентябрь 2021, 15:43

Югалтуларсыз җыеп алып бетерү өчен тырышалар

Үзәк” машина технология станциясенең Чакмагыш районындагы филиалына караган бүлекчәләрдә техник культуралар уңышын җыеп алып бетереп киләләр инде.

Югалтуларсыз җыеп алып бетерү өчен тырышалар
Югалтуларсыз җыеп алып бетерү өчен тырышалар

Үзәк” машина технология станциясенең Чакмагыш районындагы филиалына караган бүлекчәләрдә техник культуралар уңышын җыеп алып бетереп киләләр инде. “Знамя” бүлекчәсе идарәчесе Рушан Ревенер улы Усманов белән Яңа Коты һәм Тамьян авыллары арасындагы шикәр чөгендере басуын карап йөрибез. Биредә ике “Холмер” комбайны татлы тамыр уңышын казып алу белән мәшгуль. Тәүгесен хезмәтләндерүче булдыклы механизатор Рәфыйк Сәлимовны Рушан Ревенер улы аеруча мактап телгә алды: –Һәр ел табыш китерә торган әлеге культураны ул үзе чәчә, тәрбияләп үстерә, рәт араларын йомшарта, химик утау, тукландыру да аның өстендә. Үзе үк ел да казып алып эшкәртүгә дә озата, – диде ул. Быел да алмашчысы Илшат Смаков белән бергәләп һәр минуты кадерле чакта тырыш хезмәт өлгеләре күрсәтә алар. Туймазы филиалыннан ярдәмгә килгән Рушан Миңнекәев белән Рузил Билаловны да бары уңай яклап кына телгә алды җитәкче. Без әңгәмәләшкән арада Рузил Билалов комбайнында ачыкланган вак төзексезлекне бетергә дә өлгерде. Ул арада ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итүче Мөхәммәт Мамаджанов та килеп җитте. Рушан Ревенер улы, Рәфыйк Сәлимов белән өчесен фоторәсемгә төшереп алдым. Басу читендә өелгән чөгендер матур тәэссоратлар гына калдыра. Әлеге чималны эшкәртү заводыннан шушы көннәрдә автомашиналар килеп алып китә башлаячак икән. – Татлы тамырны 421 гектарда үстердек. Әлегә шуның 180 гектары казып алынды да инде. Уңыш һәр гектардан уртача 300-320шәр центнер тәшкил итә. Көннәр яхшы тора, аны казып алуны якын көннәрдә тәмамларбыз, дип ышандырам, – диде Рушан Ревенер улы саубуллашканда. Артабан безнең эшче төркем Хуҗин исемендәге бүлекчәгә юл тотты. Биредә көнбагыш уңышын җыеп алу мәлен тап иттек.

Язманың тулы вариантын "Игенче" гәзитендә укырга була.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: