Бәйләнешкә керү
30 Декабря 2021, 20:03

Якты хәтер булып сакланыр

“Игенче” гәзитенең бердәнбер хатын-кыз мөхәррире булган Фәрәһия Ләбиб кызы Галиеваның тууына 100 ел тулуга багышлап мемориаль тактаташ ачылды

Үткән атнада Чакмагыш мәгълумат үзәге тарихында гына түгел, районның тарихи елъязмасында да җуелмаслык якты эз калдырган истәлекле вакыйга булды – чирек гасырдан артык вакыт дәвамында районның “Игенче” гәзите мөхәррире булып эшләгән, Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнгән Фәрәһия ләбиб кызы Галиева истәлегенә редакция бинасы диварында урын алган тактаташ ачылу тантанасы булды. Бу истәлекле чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, муниципаль район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Радик Габделфәрит улы Әмирханов, Фәрәһия Ләбиб кызының якыннары, хезмәттәшләре, мәгълумат үзәге хезмәткәрләре һәм гәзит укучылар катнашты. Чараны алып баручы һәм сценарий авторы Луиза Ишморатова тантананы башлап, беренче сүзне муниципаль район хакимияте Реканс Фәнил улы Ямалеевка тапшырды. Ул үз чыгышында Фәрәһия Ләбиб кызының район гәзите үсешенә керткән бәһалап бетергесез хезмәт өлеше турында әйтеп үтте, шушы истәлекле чараның зур тарихи әһәмияткә ия булуын билгеләде. Артабан алып баручы Луиза Фәрит кызы чарага җыелучыларны данлыклы җитәкченең тормыш һәм хезмәт юлы белән таныштырып үтте. “Фәрәһия Мөхәммәтләбиб кызы 1920 еның 12 маенда Тозлыкуш авылында дөньяга килә. Авылда башлангыч белемгә ия булгач, җиденче сыйныфка кадәр район үзәгенә йөреп укый. Җиде классны тәмамлап, Бөре педагогия техникумына укырга керә. 1938 елда Югары Аташ җиделлык мәктәбендә башлаган хезмәт эшчәнлеген Иске Сөрмәт, Тозлыкуш мәктәпләрендә дә дәвам итәргә туры килә аңа. Һәр эшне зур җаваплылык тоеп башкаручы, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы кызны 1944 елда ВКП(б)ның район комитетына эшкә чакырып үрләтәләр. 1948 елда ул районның “Коммунизмга” гәзитенә мөхәррир итеп тәгаенләнә. Районнарны эреләтү-кушу кампаниясе чорында – 1962-1965 елларда, район гәзите күрше Кушнаренко районында чыгарылган чорда, аны партиянең район комитеты “Родина” колхозына партия оешмасы секретаре итеп тәгаенли.
1965 елда гәзит янә үзебезнең районда нәшер ителә башлагач, Фәрәһия апа кандидатурасы бертавыштан кабул ителеп, ул мөхиррир вазыйфасына тәгаенләнә һәм хаклы ялга чыкканчы шушы бик тә җаваплы хезмәтне башкара. Гәзиткә бүгенге “Игенче” исемен дә Фәрәһия апаның тәкъдиме белән бирәләр. Аның намуслы хезмәте югары бәһалана. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән янәшә күкрәген “19411945 елларда тылда фидакарь хезмәт өчен”, “Чирәм җирләрне үзләштергән өчен”, “В.И.Ленинның тууына 100 тулуны билгеләп”, “Хезмәт ветераны” медальләре бизәде. Ул РСФСР һәм Башкортстан журналистлары съездлары делегаты, СССР һәм БАССР Журналистлар Союзлары әгъзасы, бик күп җәмәгать эшләре активисты иде. Фәрәһия Мөхәммәтләбиб кызы 1999 елда бакыйлыкка күчте һәм Чакмагыш зиратында соңгы төяк тапты. Район халкы аны бүген дә зур хөрмәт белән искә ала”, – дип Луиза Фрит кызы гәзитнең бүгенге мөхәррире Фәнис Фидан улы Әмирхановка сүз тапшырды. Ул редакциянең бүгенге эшчәнлеге белән таныштырып, әлеге коллективның Фәрәһия Ләбиб кызы нигез салган традицияләрне дәвам итүен билгеләде. Артабан Луиза Фрит кызы: “Фәрәһия апа сөекле гомер юлдашы – Бөек Ватан сугышы каһарманы, ялкынлы коммунист һәм чын эш кешесе Хөсәен Гыйндулла улы Сибәгатуллин белән 33 ел гомер кичерде. “Алма агачыннан ерак төшми”, – ди халык мәкале. Үзләре кебек инсафлы, итәгатьле, шәфкатьле, зыялы, бүген аякларында нык басып торучы, хөрмәткә лаек шәхесләр – кызлары Луиза һәм Ленизаны тәрбияләгәннәр алар. Бүген әнисенә булган чиксез ярату, юксыну хисләре белән уртаклашырга ерак араларны якын итеп Фәрәһия апаның кызы Лениза Хөсәен кызы Биктимерова да кайтты. Сүз Сезгә, Лениза ханым”, – дип шушы тантананы оештыруга зур тырышлык салган Лениза Хөсәен кызын чакырды. Ул район һәм редакция җитәкчеләренә шушы тантананы оештыруда ярдәм итүләре өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткереп, әнисе турындагы якты истәлекләре белән уртаклашты һәм аңа багышлап язылган шигырьләрен укып ишеттерде. Һәм менә чараның иң тантаналы мизгелләре җитте – тактаташны ачу өчен Л.Ишморатова муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевны һәм Лениза Хөсәен кызы Биктимерованы чакырды. Хәзер инде район гәзите нәшер ителә торган бу бинага килүчеләрне гәзитнең үсеше өчен бәһалап бетергесез зур өлеш кертеп, райондашлар күңелендә якты эз калдырган ике мөхәррир – Фәрәһия Ләбиб кызы Галиева белән Марис Назиф улы Нәзиров каршы ала. “Фәрәһия апаның бакыйлыкка күчүенә байтак еллар үтсә дә, бүген үзен җылы хисләр белән искә алуыбызга рухы сөенгәндер. Хәтер сандыгындагы истәлекләребез аңа дога булып ирешсен, урыны җәннәттә булсын. Аны хөрмәт итеп килгән кунакларыбыз күңелендә Фәрәһия апа турындагы бик күп якты хәтирәләр сакланадыр”, – дип тәмамлады чараның тантаналы өлешен аны алып баручы Луиза Фрит кызы Ишморатова. Артабан чарада катнашучылар район үзәгендәге Фәрәһия Ләбиб кызы һәм аның тормыш иптәше Хөсәен Гыйндулла улы Сибәгатуллин җирләнгән зиратта булып, аларның якты рухын хөрмәтләделәр. Чара чәй табыны артында истәлекләр уртаклашу белән тәмамланды.
Кадерле якташларым – чакмагышлыларга районыбызның чәчкә атуы хакына чирек гасыр гомерен, бар белемен, көчен һәм сәламәтлеген биргән җәмәгать эшлеклесе, район “Игенче” гәзитенең бердәнбер хатын-кыз мөхәррире булган әниебез Фәрәһия Ләбиб кызы Галиеваның тууына 100 ел тулуга багышлап, аның турындагы якты истәлекне мәңгеләштерү өчен мемориаль тактаташ ачу тантанасын үткәрүдәге ярдәмнәре өчен бик тә рәхмәтлемен. Тантананы оештыруда һәм үткәрүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен аеруча рәхмәт сүзләрен муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевка һәм “Игенче” гәзитенең мөхәррире Фәнис Фидан улы Әмирхановка, матди ярдәм иткән иганәчеләргә, мәдәният хезмәткәрләренә җиткерәсем килә. Биктимеровлар һәм Фатыйховлар гаиләләре исеменнән Лениза Хөсәен кызы Биктимерова
Читайте нас