ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Баш Бит
26 апрель 2018, 11:03

Булдыклылар да, талантлылар да

Русия Президенты Указы белән булдырылган Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре көне ел саен 21 апрельдә билгеләп үтелә. Район мәдәният йортында быел да әлеге тантана истә калырлык чагу тәэссоратларга бай булды Мәдәният йортының икенче катында авыл биләмәләре әзерләгән күргәзмәләр һәркемне сокландырырлык иде.

Иң тәүдә алып баручылар Илдар Галләмов белән Индира Гәрәева муниципаль үзидарә органнары эшчәнлегенең әһәмиятлелеге дәүләт органнары ягыннан лаеклы бәһаланылу ту-

рында сөйләп үттеләр. Җирле үзидарә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев тәбрикләп чыгыш ясады, фидакарьлекләре белән аерылып торган бер төркем муниципаль хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды.

БР Дәүләт Җыелышы – Корылтайның Почет грамотасына республикабызда җирле үзидарәне үстерүгә лаеклы зур өлеш керткәне һәм актив иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге өчен муниципаль район Советы депутаты, су белән тәэмин итү предприятиесе директоры Фән Големов лаек булды.

Җирле үзидарә органнарында намуслы хезмәт өлгеләре күрсәткәннәре һәм актив иҗтимагый-сәяси эшчәнлекләре өчен Яңа Коты авыл биләмәсе башлыгы Булат Ситдиков белән муниципаль район хакимиятенең муниципаль хезмәт һәм кадрлар белән эшләү бүлеге начальнигы Эльмира Гыйззәтуллина БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай Рәисенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Муниципаль районның иң югары бүләге – Почет грамоталары җирле үзидарә органнарында озак еллар намуслы хезмәтләре өчен авыл биләмәләре хакимиятләренең үзәкләштерелгән бухгалтериясенең баш бухгалтеры Рида Әхмәтгәрәева белән Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятенең I категорияле белгече Резида Сәетгәрәевага тапшырылды. Муници-

паль район хакимиятенең Рәхмәт хатларын хакимиятнең икътисад һәм сәүдә бүлегенең баш белгече Резеда Аллаярова, Бәшир авыл Советы биләмәсе хакимиятенең 2 категорияле белгече Сәйдә Бикмиева, муниципаль район хакимияте водителе Айрат Насыйров алды.

“Иң яхшы муниципаль хезмәткәр” исеменә Рима Рәхимова лаек булды, аңа махсус Диплом премия тапшырылды. Коллегаларын котлап, Үрнәк авыл биләмәсе белгече Резида Сәетгәрәева “Юлың төшсә” дигән җыр бүләк итте.

Муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин тәбрикләү сүзе белән чыкты һәм озак еллар намуслы хезмәтләре, җирле үзидарәне үстерүгә лаеклы өлеш керткәннәре өчен Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе депутаты, биләмәара үзәк китапханә директоры Эльвира Газизова белән муниципаль район хакимиятенең баш икътисадчысы Эльза Кашаевага “Башкортстан Республикасы муниципаль берләшмәләр советы” ассоциациясенең Почет грамоталарын, муниципаль район хакимиятенең финанс идарәлегенең баш ревизоры Булат Әхмәдиевка, Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Рәфис Мөхияровка һәм хакимиятнең торак-коммуналь хуҗалыгы секторы мөдире Гөлнара Шәйдуллинага – әлеге ассоциациянең Рәхмәт хатларын тапшырды.

(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)


Читайте нас: