ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 гыйнвар 2019, 12:13

Подъездлар тәртипкә китереләчәк

2019 елда Башкортстан Республикасында 4 мең подъездга ремонт үткәрү планлаштырыла.

Аның эченә стеналар, идәннәрне ремонтлау, тәрәзәләрне, почта тартмаларын, яктырткыч приборларны алмаштыру һәм башка эшләр дә кертелә. Подъездларны ремонтлау программасы 2024 елгача дәвам иттереләчәк. Чакмагыш районында бүген агымдагы елда ремонтланылачак икешәр катлы биш йортның 12 подъездлары исемлеге тәгаен билгеле. Ул әлеге подъездларның бүгенге торышыннан чыгып эшләнде. Барлык күп катлы торак йортларда яшәүчеләр белән дә гомум җыелышлар үткәрелеп, эш күләмнәре билгеләнелде.
Читайте нас: