ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 февраль 2019, 09:57

Юбилейга – яңа бию

Башкортстанның 100 еллык юбилеена багышлап, Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле яңа бию әзерли.

Аның куючы хореографы – Самара дәүләт мәдәният институтының хореография кафедрасы мөдире Алексей Шишкин.

Бу хезмәттәшлек күптән дәвам итә инде. А.Шишкин моңа кадәр ансамбльнең алтын фондына кергән “Калинка”, “Тверские гуляния” биюләрен сәхнәгә чыгарган. Бию салучы җитәкче бил-

геләвенчә, ул әлеге яңа ком-позициядә Русияне билгеләүче символлар дип балалайка һәм матрешкалар аша шаблон кабул итү түгел, ә кенәз, дворянлык мәдәнияте дә булган дәүләт итеп күзаллануын максат итеп куя. Яңа биюдә берничә социаль катлам кешеләренең үзара мөнәсәбәтләрен тасвирлау күзаллана. Ул республиканың 100 еллык юбилеен билгеләгән көннәргә әзер булачак. Биюнең премьерасы Ф.Гаскәров исемендәге ансамбльнең 80 еллык юбилеена багышланган концертта тәкъдим ителәчәк.
Читайте нас: