ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
12 февраль 2019, 11:21

Яңа төзелгән биналар ышанычлы булсын, дип...

Римма Гайнанова, Яңа Каръяуды мәдәният йорты мөдире.


Чакмагыш районы үзенең төрле өлкәләрдә югары уңышларга ирешкән, туган як данын республикада гына түгел, ил күләмендә таныткан, намуслы хезмәте белән Ватаныбыз үсешенә, куәтенә зур өлеш керткән шәхесләре белән хаклы рәвештә горурлана.

Сәясәт, икътисад, мәдәният, мәгариф һәм башка бик күп тармаларда үз эшенең остасына әйләнеп, дәүләтебезнең югары бүләкләренә, мактаулы исемнәргә лаек булган якташларыбыз — районыбызның йөзек кашы. Әлеге мәкаләмдә чыгышы белән Яңа Бирде авылын-нан булган, ярты гасырдан артык гомерен Башкортстанның төзелеш комплексына багышлаган хезмәт ветераны, алыштыргысыз белгеч, оста оештыручы һәм бай эш тәҗрибәсен, белемен яшьләргә таратучы республикабыз һәм илебезнең лаеклы гражданины Илдус Әфләх улы Газизов турында сөйлисем килә.

Илдус Әфләх улы 1955 елда Яңа Бирде авылында укытучылар гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Аның ир туганнары Хәниф, Риканс һәм Ришат – төзүчеләр, сиксәненче елларда данлыклы Белорет-Карлыман тимер юлы төзелешендә катнашканнар. Кыз туганнары Римма белән Рида – пешекче-кондитерлар. Алар озак еллар Уфаның “Агыйдел” ресторанында эшләгәннәр. Кече энеләре Илһам Нефтекама шәһәренең газ хуҗалыгында водитель, механизатор булып эшләгән.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 13 санында укый аласыз)
Читайте нас: