ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
12 февраль 2019, 11:06

Ырынбурда – Башкортстан мәдәнияте һәм мәгърифәте көннәре

Үткән атнада республиканың 100 еллык юбилеена багышлап, Ырынбурда Башкортстан мәдә-

нияте һәм мәгърифәте көннәре үтте.

8 февральдә монда “Ырынбур өлкәсенең “Кәрвансарай” башкортлары корылтае” җәмәгатьчелек хәрәкәте утырышы һәм Сибай дәүләт филармониясе концерты оештырылды. 1917 елның 16 ноябрендә биредә 1919 елның 20 мартында Совет хөкүмәтенең рәсми килешүе белән расланган Совет автономиясе игълан ителә. Тантаналы утырышта Башкорт Автономияле Республикасының оештырылуы, Башкорт Хөкүмәтенең Ырынбурдагы эшчәнлеге һәм бу җирлектә туган кешеләрнең башкорт милли хәрәкәтендә катнашуы турында сүз барды. Өлкәнең башкортлар корылтае эшчәнлеге турында аның җитәкчесе Я.Ямсарин хисап тотты. Башкорт телендә нәшер ителгән “Кәрвансарай” гәзите редакторы С.Акдәүләтов бу басманың өлкәдә башкорт телен саклап калудагы роле турында сөйләде. Киңәшмәдә V Бөтендөнья башкортлар корылтаенда катнашачак делегатлар сайланды. Чара ахырында корылтайның аң актив әгъзаларына Башкортстанның Мәгариф, Мәдәният министрлыклары һәм Бөтендөнья башкортлары корылтае бүләкләре тапшырылды. Шулай ук мәдәният көннәре чикләрендә Ырынбур өлкәсенең Мәгарифне үстерү үзәгендә очрашулар үтте. Аларда күрше өлкәдә башкорт телен туган тел буларак өйрәнү перспективалары тикшерелде. Мәдәният һәм мәгърифәт көннәре тәмаламганда Башкортстан кунаклары милли мирас – Кәрвансарайда булды. Бу үзенчәлекле тарихи-архитектура һәйкәле – бик күп тарихи вакыйгаларның шаһиты.

Мәдәният һәм мәгърифәт көннәрен үткәрү буенча мондый төбәкара проект республиканың 100 еллык юбилеен билгеләү чикләрендә янә 8 төбәктә һәм Мәскәү белән Санкт-Петербург шәһәрләрендә үткәрелер, дип планлаштырыла.


Читайте нас: