ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 февраль 2019, 10:36

Йөрәкләргә мәңгегә уелган...

Әфганстан. Дәһшәтле дә, шомлы да булган бу сүз, таулар иле атамасы ватандашларыбыз йөрәкләренә 1979 елның декабрендә килеп керде дә, СССРның барлык төбәкләрендә яшәүче бик күп гаиләләрнең йорт ишегенә кайгы җиле булып бәрелде.

Бәрелеп кенә калмады, күңелләрне сискәндереп, аналарның төн йокысын качырды, шәһәравылларга цинк табутлар кайтарды. Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентының Әфганстан чиген үтеп, бу илдәге конституцион тәртипне сакларга кертелүе турындагы хәбәр Үзәк телевидение каналлары буенча 1979 елның 25 декабрендә җиткерелде. Ул чагындагы СССР җитәкчесе Леонид Брежнев әмереннән башланган бу сугыш 9 ел һәм 51 көн дәвам итәчәген ул вакытта бер кем дә уйлый да, күз алдына да китерә алмагандыр, мөгаен. Эйе, кем-кем, ә безнең ил халкы сугыш беркайчан да түләп бетерә алмаслык зур бәһага төшкәнен үз җилкәсендә татып белә. Бу очракта матди чыгымнар турында сүз бармый, ә дәүләтнең төп байлыгы – вакытсыз кыелган меңләгән кешеләр гомере, һәм тагын да күбрәк җимерелгән язмышлар, кайтарып алып булмаслык югалтулар белән исәпләнә ул бәһа.

Бу сугыш гарасаты аша Башкортстанда туып үскән 10 меңнән артык якташыбыз үткән. Ун елга якын дәвам иткән Әфган сугышында 620 мең совет солдаты һәм офицеры хәрби хезмәт үтте, автомобиль юлларын, аэродромнарны, Совет-Әфган икътисады объектларын, электр станцияләрен, заводлар һәм башкаларны саклауда, законлы булмаган кораллы формированиеләр белән канлы бәрелешләрдә катнашты.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 14 санында укый аласыз.)


Читайте нас: