ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 февраль 2019, 10:24

«Коммунизмны көтмибез – бүген үк эш итә башлыйбыз», яки кешеләр яхшы якка үзгәрешләрне хәзер үк тоя башларга тиеш

20 февральдә Русия Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка Юллама белән мөрәҗәгать итте. Дәүләт лидерының традицион юлламасы быел унбишенче тапкыр игълан ителә һәм ул Русиянең якын перспективадагы үсешен билгеләүче документ буларак кабул ителә. Аның эчтәлеге тәү чиратта илнең эчке, социаль һәм икътисади үсеше мәсьәләләренә кагылышлы булачак, дип билгеләде ил җитәкчесе чыгышының тәүге мизгелләреннән үк. Аның тезисларын кыскача мондый тәртиптә тасвирлап, гәзит укучыларыбызга җиткерәбез.

Гаилә – иң мөһим кыйммәтләрнең берсе

Ил Президенты балалы гаиләләргә салым күләмен киметергә тәкъдим итте. Моннан тыш, ул инвалид балалар өчен әлегә кадәр 5 мең сум булган пособие1 июньнән 10 мең сум булачак, диде. Ике бала тәрбияләүче гаиләләр өчен түләүләрне ике яшәү минимумы күләменә җиткерү тәкъдим ителде. "Төп бурыч – халыкны саклау, гаиләләргә ярдәм итү һәм без гаилә кыйммәтләрен ныгыту өчен барысын да эшләячәкбез", –диде Владимир Путин. Ил җитәкчесе бала туу гаиләнең финанс хәлен начарлатырга тиеш түгел, дип исәпли. Күп балалы гаиләләр һәр бала өчен фатирның 5 квадрат метрына салым түләмәячәк. Шәхси йортларда бу күрсәткеч 7 квадрат метр тәшкил итәчәк. Русия Президенты күп балалы гаиләләргә ипотека өчен 450 мең сум бүлеп бирергә кирәклеген дә әйтте. Әлеге сумманы өченче һәм аннан да күбрәк бала туган очракта компенсациялиләр. Хәзерге вакытта гаиләдә икенче һәм аннан да күбрәк балалар туган очракта, ипотека ташлама белән бирелә. Әле ул 6% тәшкил итә һәм 3-5 елга исәпләнә. “Ташламаны ипотеканың тулы чоры өчен тәкъдим итәргә кирәк", – диде В.Путин. Торак сатып алу мөмкинлеген арттыру өчен ипотека ставкаларын киметергә, 8 %тан да арттырмаска кушты.

Керемнәре кимү сәбәпле, түләү мөмкинлеге булмаучы гражданнар өчен ипотека каникуллары кертү киәклеген дә билгеләде җитәкче. Ул шулай ук 2021 елга кадәр илдә 270 мең ясле урыны булдырырга да йөкләмә бирде. Шуның 90 меңен быел булдыру бурычы куелды. 2021 елга кадәр алдагы өч елда әлеге максатларга 147 млрд сум акча бүленәчәк.

Авыр тормыш хәлендә калганнарга ярдәм

Владимир Путин 2000 елда илнең 40 миллионнан артык гражданы хәерчелек чигендә булганлыгын искә төшерде. Хәзер – якынча 19 млн кеше, әмма бу да бик күп. Бу хәлдән чыгу өчен биш ел эчендә якынча 9 млн кеше социаль контракт рәвешендәге дәүләт ярдәмен алачак, диде В. Путин. «Социаль контракт ярдәм механизмы булырга мөмкин. Дәүләт гражданнарга эшкә урнашырга һәм квалификацияләрен күтәрергә ярдәм итә, гаиләгә финанс чаралары бирә. Сүз дистәләрчә мең сумнар, ярдәмче хуҗалык яки үз эшен оештыру турында бара», — дип аңлатты дәүләт башлыгы.

Пенсиягә өстәмә түләү булачак

В. Путин ел башында яңа пенсия системасына күчкәндә индексацияләрдән мәхрүм калган пенсионерларга түләүләрне һәм социаль өстәмәләрне яңадан исәпләргә кушты. «Бу түләүләрне индексацияләү һәр очракта да пенсионерның яшәү минимумыннан артырга тиеш, ул ел саен билгеләнә. Дәүләт башта пенсияне яшәү минимумына кадәр җиткерергә тиеш, ә шуннан соң пенсияләрнең үзләрен һәм айлык акчалата түләүләрне индексацияләргә тиеш», — дип аңлатты дәүләт башлыгы.Ул 2019 елдан башлап тиешле түләүләр яңадан исәпләнәчәк, дип өстәп әйтте. Гражданнарга алынмаган акча кире кайтарылачак.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 16 санында укый аласыз)


Читайте нас: