ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 февраль 2019, 10:20

Батырларның даны үлемсез

Бу сугыш турында ничек кенә сөйләсәләр дә, барысыннан да элек ул Русия яугирләренең гасырлар дәвамында сакланып килгән традицияләре гәүдәләнелеше, дуслык-туганлык идеяләренең өстенлеге, күпмилләтле илебез халкының бердәмлеге, үз гомереңне корбан итү бәрабәренә төшерелгән боерыкларны тайпылышсыз үтәү символы булып кала.

Дистә ел дәвамында тау-ташлы, ком-чүлле Әфганстан илендә конституцион тәртип булдыру хакына кан койган, зур батырлык өлгеләре күрсәткән меңәрләгән яугирләребезнең даны мәңге үлемсез, дип белдерү югары сүзләр генә түгел, әнә шул данлы традицияләрнең күркәм чагылышы да.

Районыбыздагы яугир-интернационалчыларны данлауга багышланган һәр ел 15 февральдә – совет гаскәрләренең чикләнгән контингентының иң соңгы подразделениеләре илебезгә әйләнеп кайткан көндә үткәрелүче чаралар быел аеруга үзенчәлекле төс алды, чөнки шушы вакыйгага быел 30 ел тулды.

Һәр елдагыча, 14 февраль көнне әлеге оешманың иң актив әгъзалары шушы коточкыч мәхшәрдә гомерләрен фида кылган яугирләрнең каберләрен йөреп чыкты, хөрмәт билгесе итеп тере чәчәкләр салды, истәлекләрен барлады.

Иң тәүдә Иске Калмаш авылы зиратында әфган сугышы корбаны, һәлак булганнан соң батырлыгы Кызыл Йолдыз ордены белән бәһаланылган Ирек Әнәс улы Шакировның кабере янында булдылар. Газизен көтеп ала алмаган, цинк табутта кайткан гәүдәсен җир куенына салу әчесен кичергән ата-аналардан бүген аның әнисе Фәүзия апа гына исән инде. Интернационалчы яугирләр аны йортына барып хөрмәтләделәр, хәлләрен белештеләр, газиз улының якты истәлеге һәрвакыт кадерләп сакланачагы турында әллә ничәнче кабат сүз бирделәр. Фәүзия апаның изге фатихасын алып, интернационалчы яугирләр Иске Ихсан авылына – яудашлары Әсгать Мидхәт улы Баймурзинның каберенә баш ияргә юнәлделәр. Каһарманлыгы “Батырлык өчен” медале һәм һәлак булганнан соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнелгән бу якташыбыз турында истәлекләр дә биредә кадерләп саклана. Мәрхүм укыган Иске Бәшир урта мәктәбендә аның истәлегенә тактаташ куелган, бу көнне мәдәният йортында яугирләр белән очрашу үткәрелде. Китапханәче Мәрьям Смакова әзерләгән сценарий күңелләрне тетрәндерде, ә Гөлнур Вәлиева белән Гүзәл Хәйруллина яңгыраткан җырлар, китапханәче Нәсимә Бәдамшина укыган шигырь чараның әһәмиятен тагын да арттыра төште.

Рифгать Рәис улы Гәрәевны район үзәгендә актив җәмәгатьче, бигрәк тә оста хоккейчы буларак хәтерлиләр. Ком-чүл илендә каһарманлык күрсәтеп һәлак булган сөлектәй егет исән булса, бәлки оста спортчы, я булмаса булдыклы хезмәт алдынгысы булып танылыр иде. Аның батырлыгы да Кызыл Йолдыз ордены белән бәһаланылган, Чакмагыш зиратындагы кабере янында һәрчак тере чәчәкләр очратасың.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 16 санында укый аласыз)
Читайте нас: