ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 февраль 2019, 10:11

Горурланырлык уңышларыбыз җитәрлек

Күркәм традициягә әверелгән район аграрийларының үткән хуҗалык елына йомгак ясау, ирешелгәннәрне барлау, һәммәсенә исәп-хисап булдыру һәм хуҗалыклар җитәкчеләрен, активларын сайлап куюга багышланган җыелышлары тәмамлануга гомум район күләмендә дә шундый күркәм чара оештырыла.

Анда район маяклары – булдыклы авыл хуҗалыгы эшчәннәре данлана, агымдагы хуҗалык елына бурычлар билгеләнелә. Быелгы шундый чара да район мәдәният йортында зур хезмәт күтәренкелеге, ирешелгән уңышлардан чиксез горурлану шартларында үтте.

Агросәнәгать хезмәткәрләре җыелышында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары Вадим Васильевич Соколов белән Ирек Марс улы Усмановның да катнашуы аның мәртәбәсен тагын да югарырак итте. Җыелышта шулай ук хуҗалыклар җитәкчеләре һәм баш белгечләре, крәстиян-фермер хуҗалыклары вәкилләре, авыл биләмәләре башлыклары, хезмәт алдынгылары да бар иде. Иген кырларында, терлекчелек фермаларында кемузардан эшләп, зур уңышларга ирешкән хезмәт алдынгыларының президиумда иң кадерле кунаклар итеп утыртылуы авыл хезмәтчәненә олы игътибар, зур хөрмәт билгесе дә булып кабул ителде.

Иң тәүдә район агросәнәгать комплексының узган 2018 хуҗалык елдындагы эшчәнлеге йомгаклары һәм агымдагы елга алда торган бурычлар турында муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары – авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Илгиз Фаил улы Ихсанов җентекләп, саннар һәм фактлар белән дәлилләп тәфсилле чыгыш ясады. Тармак эшчәннәренең һәм төрле звено җитәкче кадрлар, бегечләрнең берлектәге тырыш хезмәте белән районыбыз соңгы дистәелдан артык даими рәвештә республикада игенчелек һәм терлекчелек өлкәләрендә лидерлык позицияләрен саклап килә. Җирнең уңдырышлылыгын күтәрү, безнең климат шартларына яраклаштырылган культураларны интенсив технологияләргә нигезләнеп игү бәрабәренә һәр ел мул уңыш җыеп алу малларны баланслы мул рацион нигезендә дөрес тукландыру, яхшы тәрбия бирү белән сөт һәм ит җитештерү күрсәткечләрен югары дәрәҗәдә тоту мөмкинлеге бирә. Бу юнәлешләрдә аеруча тырышып эшләүче хуҗалыклар, аларның җитәкчеләре һәм төрле звено белгечләре, булсынга дип тырышып йөрүче хезмәткәрләре мактап телгә алынды.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 16 санында укый)


Читайте нас: