ИГЕНЧЕ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 февраль 2019, 10:44

Районда беренчеләрнең берсе

Тарихтан билгеле булуынча, ХIX гасырның соңгы елларына кадәр Русиянең күп өлкәләрендә, шул исәптән хәзерге Башкортстан территориясендә дә яшь буынны укытуда башлыча дини юнәлеш өстенлекле булган.

Гарәп графикасында укый-язарга өйрәтеп, күбесенчә ир балаларга гына дини сабаклар бирелгән, кызлар белән аерым рәвештә абыстайлар гына шөгыльләнгән. Әлбәттә, дини сабаклар белән беррәттән дөньяны белү өчен кирәкле белем дә үзләштерелми калмагандыр, ләкин җәмгыятьтәге үсеш заманча белем алуны таләп итә. Төрле юнәлешләрдә хәбәрдар, оста булу өчен туган тел-

ләр белән бергә рус телен дә яхшы үзләштерү таләп ителә.

1898 елда ул чакта безнең район да кергән Бәләбәй өязендә халык күп яшәгән авылларда Уфа губерниясе губернаторы Н. Богданович 15 волостьта 28 рус- башкорт мәктәбе ачу үтенече белән Мәгариф министрлыгы управляющие исеменә хат яза. Уфа шәһәрендә 1898 елның 28 февралендә дөнья күргән 1385 санлы боерык нигезендә Иске Калмаш, Чакмагыш, Тайняш, Каръяуды, Тозлыкуш, Югары Аташ рус-башкорт һәм рус-татар училищелары эшчәнлек башлап җибәрә. Иске Калмаш урта мәктәбенең әлеге юбилей датасы нәкъ шул боерыкка бәйле үткәрелә дә.

Беренче мәктәп Иске Калмашта Калмаш елгасының сул як ярындагы өлешенең беренче мәчете бинасында эшли башлый. Ул чакта аталганча, җәдит ысулы белән бирүче тәүге укытучы Сәлимгәрәй Яушев булганлыгы мәгълум. Артабан биредә Гаделгәрәй Терегулов, Хәйретдин Сакаев, Гыйлемҗан Ахунов укыта. Министрлык мәктәбе эшчәнлеген 1917 елдагы Октябрь революциясенә кадәр дәвам итә.

Яңа власть урнаштырылу белән үк Халык комиссарлары советының иң беренче кабул иткән декретлары арасында наданлыктан арыну турындагысы да була. Иске Калмаш авылы егете, яшьлегендә укытучылар мәктәбен тәмамлаган һәм Себер якларында эшләгән, Лена алтын приискыларында баш күтәргән эшчеләрне атып үтерүдән соң революцион хәрәкәткә кушылып киткән, империалистик сугыш башлангач, туган авылына кайтып, әлеге шөгылен дәвам иткән Закирҗан Галимов Иске Калмаш волостендә мәгариф бүлеге мөдире вазыйфасында эшли, бер үк вакытта мәктәптә укыта. Совет мәктәбенең тәүге укытучылары Закирҗан Галимов белән Яков Иванов 1920 елдагы “сәнәк сугышы” вакытында ерткычларча җәзалап үтереләләр.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 16 санында укый аласыз)


Читайте нас: