ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 февраль 2019, 10:53

Гомер көзе бәхетле

Рузилә Нәфыйкова,

Иске Сөрмәт авылы мәдәният йорты җитәкчесе.

“Гомер – гөрләп аккан су. Һич туктамый да, тынмый да.

Нинди авырлык килмәсен, , сыгылмыйм да, сынмыйм да”, – дип каршы алды безне, үзен шатлыклы гомер бәйрәме – 90 яше тулу белән котларга килүчеләрне Байбулат авылының хөрмәт кешеләренең берсе, ил анасы дигән горур исемне йөртергә бик тә лаеклы булган Кадәрия Салих кызы Хәбирова. Аны бик сирәкләргә генә бирелә торган бу бәхетле көнендә Рәҗәп авыл билә-

мәсе хакимияте башлыгы Фәнүз Сәхибгәрәев, мәдәният хезмәткәрләре тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде, җыр-моңнарын бүләк итте. Рузилә Нәфыйкова, Рифир Галиуллин, Альмира Әлмиева, Әдибә Гарифуллина башкаруындагы җырларны хөрмәтле ветеран бик яратып кабул итте. Кадәрия апа кунаклар белән үзенең тормыш юлындагы барлык авырлык-михнәтләрен үз иңнәрендә кичергән сугыш еллары, аннан соңгы авырлыклар турындагы хатирәләре белән бик теләп уртаклашты. Ә мондый сынауларны бик күп үтәргә туры килгән бәләкәйдән үк ятим калып, картәни-картәти тәрбиясендә үскән кызга.

(Язманының ахырын гәзитебезнең 17 санында укый аласыз)
Читайте нас: