ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 февраль 2019, 11:05

Горурланабыз! Хәтерлибез! Олылыйбыз!

Республикада киләсе елда билгеләнәчәк Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек быелдан башлап ук киң күләмдә алып барыла.

Агымдагы 2019 елда Башкортстанның барлык шәһәр һәм районнарында масштаблы “Горурланабыз! Хәтерлибез! Олылыйбыз!” (“Гордимся! Помним! Чтим!”) республика проекты старт ала. Ул төбәкнең муниципалитетларында булган Бөек Ватан сугышы яугирләре җирләнгән һәм алар искә алынып хөрмәтләнгән урыннарны төзекләндерүне максат итеп ала.

Проектның төп бурычлары – балалар һәм яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләү, аларда олы һәм кече Ватаныбыз тарихына кызыксыну уяту, Бөек Ватан сугышы тарихы һәм нәтиҗәләрен фальсификацияләү омтылышларына юл куймау, бу тиңне булмаган сугыш тарихыннан тыш, Гражданнар һәм локаль сугышлар, республика биләмәләрендә үткән алышлар тарихы буенча төрле буын башкортстанлыларның белемнәрен ныгыту.

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз турындагы хәтерне мәңгеләштерү максатында Чакмагышның үзәк урамнарында каһарман райондашла-рыбыз сурәтләнгән баннерлар урнаштырылды. Аларда яугирләрнең батырлыклары тасвирланган бүләкләү документларыннан өзекләр урнаштырылган.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 17санында укый аласыз)
Читайте нас: