ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 февраль 2019, 13:47

Халык яхшы якка үзгәрешләрне әле ук тоярга тиеш

Үткән атнада Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка еллык Мөрәҗәгатьнамә белән чыгыш ясады. Быел унбишенче тапкыр игълан ителгән бу документның эчтәлеге парламентарийларның артабангы эшчәнлеген көйләп кенә калмый, тоташ ил халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелә. Аныклап әйткәндә, бу документта ил җитәкчесе түбәндәге мөһим мәсьәләләргә тукталды.

Билгеле булуынча, 2019 елда реформа чикләрендә пенсияләр индексацияләнде. Әмма, бу гамәлгә ярашлы, пенсионерның табышы яшәү минимумыннан артык булса, аңа элекке күләмдә социаль өстәмә түләү туктатылды яки кыскартылды. Моның нәтиҗәсендә пенсиягә өстәмәләр булмаган яки алар көтелгәннән байтакка азрак булган.

—Барлык вак мәсьәләләрне исәпкә алып эшләргә кирәк булган, ләкин башкарылмаган. Һәм бу дөрес түгел. Килеп чыккан гаделсезлекне кичекмәстән дөресләргә кирәк, — дип белдерде В.Путин һәм 2019 елдан пенсионерларга түләүләрне яңадан исәпләргә кушты.

Илдәге демографик хәлне яхшырту – дәүләтнең төп мәсьәләләренең берсе. Мөрәҗәгатьнамәдә күп балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү, торак шартларын яхшырту, аларга торак шартларын яхшырту өчен ипотека шартларын уңайлаштыру проблемасы да күтәрелде. Балалы гаиләләр өчен ташламалар ипотеканың тоташ түләү вакыты дәвамында булырга тиеш, диде ул. Ил Президенты күмәк балалы гаиләләр өчен күчемсез милеккә федераль льготаны арттырырга тәкъдим итте. Шулай ук ул 2021 елга кадәр Русиядә 3 яшькә кадәрге сабыйларны яслеләрдә урыннар белән тәэмин итү проблемасын хәл итәргә күрсәтмә бирде.

Онкология белән көрәшне көчәйтү максаты куелды. Владимир Путин алдагы алты елда бу авыру белән көрәшкә триллион сум күләмендә акча бүлү турында игълан итте. Акча чирне иртә стадиясендә үк ачыклап, үзвакытында дәвалану системасын булдыруга, шулай ук медицинага югары технологияләрне кертүгә тотынылырга тиеш.

Алдагы елларда Русиянең икътисад үсеше темпларын 3 проценттан арттыру бурычы куелды. "Ярлылыкны бары икътисади үсешнең югары темплары белән генә җиңәргә була", – диде ил Башлыгы.

"Земский доктор" программасын үзгәртеп, андагы яшь чикләүләрен бетерергә дә тәкъдим итте ул. "50 яшьтән өлкәнрәк булган белгечләр дә авыл җиренә яки кече шәһәрләргә эшкә кайтканда шулай ук бер тапкыр бирелә торган түләүне ала алачаклар: табиблар — миллион сум, фельдшерлар — 500 мең сум". Ул шулай ук авыл җиренә эшкә кайтырга теләк белдерүче укытучылар өчен дә мондый программа кирәклеген ассызыклады һәм "Земский учитель" программасын гамәлгә кертергә тәкъдим итте. Бу программа күченеп кайткан преподавательләргә миллион сум түләүне күз уңында тота.
Читайте нас: