ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 февраль 2019, 17:16

Социаль юнәлешле булды

Русия Президенты В.Путинның Федераль җыелышка быелгы мөрәҗәгате икеләтә юбилейлы булды: 24 февральдә Русиянең яңа тарихында Юллама җиткерелә башлауга 25 ел тулса, гамәлдәге президент өчен әлеге Юллама сан буенча унбишенчесе һәм башкаларыннан аермалы буларак, ул тулысынча диярлек социаль юнәлешле булды.

—Безнең өчен мөһиме – гомумдәүләт проектларын тормышка ашыруны дәвам итү. Бу — озак вакытка исәпләнгән эш. Ил күләмендәге проектлар кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү максаты белән эшләнелде, –диде ил башлыгы. — Хәзер үк эшләргә, куелган максатлардан чигенмәскә кирәк. Без тик алга барырга тиеш. Әмма моңа кдәр кулланылган, гадәти ысуллар белән эшләргә ярамый. Кешеләр өчен тәү чиратта шунысы мөһим: ничек эшләнгән, һәм бу аларның тормышын кайчан да булса түгел, ә хәзер ни дәрәҗәдә яхшыртачак? Барлык дәрәҗәдәге башкарма властьның эше көйле һәм эчтәлекле булырга тиеш. Күп еллык хезмәт нәтиҗәсендә хәзер Русия шактый зур финанс ресурсларын туплауга иреште. Кешеләр яхшы якка үзгәрешләрне быел башлап ук тоярга тиеш, - диде Владимир Путин әлеге Мөрәҗәгатьнамәсендә.
Читайте нас: