ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 февраль 2019, 10:36

“Управдом” – халыкка уңайлылык өчен

Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Фәрит улы Хәбировның күрсәтмәсен үти барып, “Бердәм Русия” сәяси партиясенең “Управдом” өстенлекле дәүләт проектын тормышка ашыру максатында быел районыбызда сигез торак йортның уналты подъезды тәртипкә китереләчәк.

Шушы проектның шартлары буенча, әлеге подъездларда яшәүчеләр белән очрашулар үткәрелә, ремонт өчен бүленгән тәгаен сумма исәбенә иң беренче чиратта башкарыласы эшләр билгеләнелә. Безнең районда быел бу планга район үзәгенең Тынычлык урамындагы 6 һәм 10 санлы, Гагарин урамындагы 1нче санлы, Октябрьнең 70 еллыгы урамындагы 2 “б” һәм 6 санлы йортлардан икешәр подъезд, Имәнлекул авылының Үзәк урамындагы 3,7,9 санлы йортларда барлыгы 4 подъезд кертелгән.

Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзелеш буенча урынбасары Азат Җәүдәт улы Басыйров торак-коммуналь хуҗалык идарәлеге секторы мөдире Регина Ринат кызы Вәлиева белән бергә узган атнада шушы программага кертелгән подъездларда яшәүчеләр белән чираттагы очрашуларда катнаштылар, йорт подъездларын тәртипкә китерү буенча башкарыласы эшләр күләмен аныкладылар.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 17 санында укый аласыз)


Читайте нас: