ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 март 2019, 11:34

Район поликлиникасында уңай үзгәрешләр

Моннан ике атна элек Республика Йортында үкән «Сәламәтлек сәгате»ндә республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров поликлиникаларда һәм дәваханәләрдә һәм тәү чиратта балалар поликлиникларында косметик ремонт үткәрү зарурлыгы турында сөйләде һәм бу җәһәттән әкрен кузгалучы җитәкчеләрне шелтәләде.

Безнең дәваханәдә исә бу яклап йөз кызарырлык түгел. Балалар поликлиникасы бинасына килеп кергәч тә уңай үзгәрешләр күзгә ташлана.

Беркемгә дә сер түгел, поликлиникага килеп тә үзеңә кирәкле белгечкә эләгә алмау, озак-озак чиратларда тору кебек күңелсезлекләргә еш юлыгабыз. Шуңа да сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү программасы кысаларында һәм халыкка медицина хезмәте күрсәтү сыйфаты һәм культурасын үстерү максатында безнең район дәваханәсендә пациентлар өчен заманча уңай-

лыклар булдырыла. Инде райондашларыбыз яхшы белә: табиб кабул итүенә алдан язылу кирәк. Моны электрон юл белән интернет аша да эшләргә була, шулай ук поликлиниканың беренче катында урнаштырылган махсус терминал аша язылу мөмкинлеге дә каралган. Медицина хезмәткәре яисә администратор ишек төбендә үк каршы ала, табибка язылырга ярдәм итүдән тыш, мөрәҗәгать итүчеләргә кирәкле мәгълүмат бирә, кайбер документларны да рәсмиләштерә.

(язманың ахырын гәзитебезнең 18 санында укыгыз)
Читайте нас: