ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 март 2019, 09:54

Төбәк яшьтәшенә сокланырлык

Кичә районыбызның иң өлкән кешеләренең берсе – Киндеркүл авылында гомер итүче Әминә Гыйниятулла кызы Хәйбрахманова 100 яшен тутырды. Гасыр яшьтәшен котларга муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев үзе барды. Аның истәлекле бүләге белән чәчәкләр бәйләмен юбиляр шатланып кабул итте. 100 яшен тутыруына карамастан, Әминә әбинең хәтеренә күз тимәсен: бөтен үткән гомерен хәтерли, балаларын бик ярата. Реканс Фәнил улына балачак, яшьлек чорындагы вакыйгалар, сугыш елларында авылда бригадир булып эшләве, аннан соңгы хезмәт еллары турында сөйләп, хатирәләре белән уртаклашты. Изге теләкләрен район башлыгы белән бергә Үрнәк авыл Советы рәисе Марсель Исламов та җиткерде. Бу көнне өй эче котлауларга күмелде. Шундый матур бәйрәм ясаганнары, олылап котларга килгәннәре өчен туган көн иясе барлык кунакларга да рәхмәтләрен җиткерде.

(Язмаың ахырын гәзитебезнең 18 санында укый аласыз)


Читайте нас: