ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 март 2019, 10:56

Төбәктәге сәяси иминлекне какшату кем файдасына?

Башкортстанның җәмәгать эшлеклеләренә акча түләргә вәгъдә итеп, республика Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбировка каршы чыгыш ясарга тәкъдим итә башлаганнар.

Бу хакта “Эхо Москвы в Уфе” эфирында эшкуар һәм җәмәгать эшлеклесе Азамат Галин белдерде. “Бер ай ярымлап элек миңа Telegramда хәбәр килде. Анда, имештер, бер икътисади төркемнең мәнфәгатьләрен хәстәрләүче берәүдән мондый тәкъдим язылган: “Сез начар спикер түгел, һәм без бер проектта катнашуыгызны телибез. Без Сезгә билгеләнгән күләмдә акча түләргә әзер. Моның өчен Сез безгә кирәкле мәгълүматны киң җәмәгатьчелеккә җиткерергә тиеш буласыз”. Азамат Галин үзе бу хакта: “Минем беркайчан да акча өчен бернинди дә мәгълүмат җиткергәнем булмады һәм болай эшләргә җыенмыйм да. Өстәвенә, ул мәгълүматлар сәяси характерда, миңа хәтта танышу өчен чаралар планын да җибәрделәр”, – ди һәм заказ кем тарафыннан җибәрелгәнен әйтми. Ул моның төбәктә төрле икътисади төркемнәр белән хакимият арасында низаг тудыру максатында ясалган провокация булу мөмкинлеген дә инкарь итми.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 18 санында укый аласыз)
Читайте нас: