ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 март 2019, 10:48

Яшьләр киләчәге дә хастәрләнә

Ил Президенты В.В.Путинның Федераль Җыелышка быелгы Юлламасында яшьләр белән эшләү мәсьәләләре дә телгә алынды. Сәләтле балаларның үсешен тәмин итүче Сочидагы “Сириус “ үзәге кебек кванториумнар, технопарклар, “Киләчәккә билем”, “Минем беренче бизнесым”, “Русия лидерлары” кебек проектлар яшьләрнең заманча санлы технологияләрне иртә үзләштерүенә һәм ахыр чиктә киләчәктә илнең төрле яклап үсешен тәэмин итүче төп көчкә әвереләчәгенә басым ясады ил Президенты.

Бу тема уңаеннан “Русия патриотлары” партиясенең төбәк бүлекчәсе рәисе, Башкортстан Татарлары Конгрессы җитәкчесе Заһир Хәкимов болай дип билгеләде: “Моңа кадәр игълан ителгән Юлламаларда тышкы проблемаларга күбрәк игътибвр бирелсә, бу юлы дәүләт эчендәгеләренә, аныклап әйткәндә, яшьләр темасына да зур урын бирелгән. Бөтенебез дә беләбез: киләчәк – яшьләр кулында. Шуңа да алар катнашлыгында бик күп проектлар эшләнә. Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров бу юнәлештә яхшы эшли. Ул сәләтле яшьләр белән эшләү үзәкләре ачылачагы турында хәбәр иткән иде. Русия Президенты яшьләрнең сәләтен үстерү, белем алу, аларда чит илләргә китү теләге булмасын өчен үзебездә лаеклы хезмәт шартларын тудыру бурычын куя”, – диде.
Читайте нас: