ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 март 2019, 10:17

Имамнарның чираттагы җыелышы

Районыбызның Иске Калмаш авылы мәчетендә имамнарның чираттагы җыелышы узды.

Мәчет таштан бик матур итеп төзелгән, аскы катта уку бүлмәсе дә бар. 2007 елда салынган Аллаһ йортында якты, нурлы, саф һава. Энергетикасы искиткеч! Бинага килеп керү белән мәчет эшчәнлеге турындагы мәгълүмат белән стенд аша танышу мөмкинлеге бар. Игътибарлы Наил хәзрәт һәм аның тормыш иптәше Гадилә абыстай һәркемне ачык йөз белән каршы алып, мәчет түренә чакырды. Җыелышны район мөселманнарының имам-мөхтәсибе Галим хәзрәт Шакиров ачып җибәрде һәм алып барды. Бу авыл мәчетенә Әхмәт авылыннан килеп, 8 ел дәвамында

дин дәресләре укытуын, авыл халкының бердәм, тырыш булуы нәтиҗәсендә Аллаһ йортының бүген дә уңышлы эшләвен билгеләде чыгышында ул. БР мөселманнары Диния нәзарәте таныклыгы имамнарга дин тарату хокукын бирә. Вакыты узган таныклыкның гамәлдән чыгуын искәртеп, Галим хәзрәт имамнарга җыелыш беркетмәсе нигезендә аттестация үтү кирәклеген ассызыклап үтте. Җыелышны дәвам итеп Иске Калмаш мәчетенең имамы Наил хәзрәт Хәсәнов Аллаһ йортын бүләк итүче БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, “БР торак-төзелеш фонды”ның гене-ральный директоры Камил Абрар улы Мансуровка авылдашлары исеменнән чиксез рәхмәтен белдерде, мәчет эшчәнлеге белән таныштырды. Үткән елда бинага авылдашлары, иганәчеләр ярдәме белән газ кертелгән. Бу күләмле эшләрне башкаруда “Чакмагыш” нефть кудыру станциясе начальнигы Марат Наил улы Маратовның ярдәме зур булуын билгеләп үтте авыл имамы. Әйе, иман йортының тышкы ягы да, эчке ягы да бик матур, уңайлы итеп эшләнгән. Монда җылы, намаз уку өчен хатын-кызларга да аерым бүлмәсе бар, идәннәргә келәм җәелгән, мәчеттән чыгасы да килми.

–Галим хәзрәт белән һәрвакыт элемтәдә торабыз, киңәшләшеп эшлибез, газ керткәндә дә ярдәм итте. Җомга намазына халык күп килә, дини укуларга да теләп йөриләр. Уңайлыклар булдырылды, тик әле эшләнеп бетмәгән эшләребез дә бар. Мәчетнең аскы катындагы бүлмәләргә ремонт таләп ителә. Бирегә йөрүче остабикәләргә аерым рәхмәт әйтәсем килә, алар – минем иң ышанычлы ярдәмчеләрем, – диде Наил хәзрәт Хәсәнов.

Мәчетләребезнең шулай бер сүз-дә булып килешеп эшләве – үзе бер сөенеч. Авыл биләмәсе башлыгы Азамат Еникеев чыгыш ясап, авылның имамы Наил хәзрәт җитәкчелегендә мәчетнең авыл тормышында актив эш алып баруын, күркәм үрнәкләр нигезендә рухи тәрбия учагы булып торуын билгеләде.

–Әгәр дә иманлы балалар тәрбияли алсак – ул вакытта безне бәхетле картлык көтә.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 19 санында укый аласыз)
Читайте нас: