ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 март 2019, 09:54

Күпфатирлы йортлар советлары форумы

Кышның соңгы көнендә район үзәгендә күпфатирлы торак йортлар советлары форумы үтте.

Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның төзелеш һәм торак-коммунналь хуҗалык буенча урынбасары Азат Җәүдәт улы Басыйров, күпфатирлы торак йортларның гомум милкен капиталь ремонтлау буенча “Төбәк операторы” коммерацияле булмаган җәмәгатьчелек фондының генеральный директоры вазыйфасын башкаручы Андрей Ринат улы Газизов, республикабызда каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча 4 санлы зонаның төбәк операторы – җаваплылыгы чикләнгән “Экология Т” җәмгыяте директоры Илнур Җә-

мил улы Шакиров, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгатьчелек күзәтчелеге үзәге вәкиле Булат Айрат улы Ситдиков, район прокуроры ярдәмчесе Елена Михайловна Викторова, авыл би-

ләмәләре башлыклары, муниципаль район хакимияте карамагындагы җәмәгатьчелек киңәшмәсе рәисе, ресурслар белән тәэмин итү оешмалары һәм торак-коммуналь хуҗалык идарәлеге җитәкчеләре һәм күпфатирлы торак йортлар советлары рәисләре катнашты. Чараны муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев ачты һәм алып барды.

Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр чыгарылды:

1. Ихаталарны һәм җәмәгатьчелек территорияләрен төзекләндерү;

2. Подъездларны ремонтлау;

3. Күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт үткәрү;

4. Урамнарны төнлә яктыртуны яхшырту;

5. Каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең яңа системасына күчү;

6. Йортларда яшәүчеләр белән аралашып сөйләшү;

7. Республика форумына делегат сайлау.

Иң тәүдә Реканс Фәнил улы узган елда районыбызда гамәлгә ашырылган “Шәһәр мохите” өстенлекле гомумдәүләт проекты чикләрендә башкарылган төзү-төзекләндерү эшләре барышы белән таныштырды. Агымдагы елда “Башкортстан ихаталары” республика программасы буенча Иске Калмаш авылында Нефтьчеләр һәм Галимов, Чакмагышта – Ленин урамнары төзекләндереләчәген бәян итте. Быел да торак йортлар араларына асфальт җәю, шулай ук уен мәйданчыклары урнаштыру, автомашиналар кую урыннары эшләү, каты көнкүреш калдыклары туплау өчен контейнер мәйданчыклары җиһазлау, йорт алларына эскәмияләр, чүп савытлары урнаштыру, яктырткычлар монтажлау дәвам иттереләчәк. Агымдагы елда шулай ук район үзәгендә Чакмагыш елгасының яр буен төзекләндерү, анда җәяүлеләр өчен аллея булдыру да каралган. Су буена төшү урыннары булдырылачак, агач-куаклардан ял зонасы композицияләре төзеләчәк, караңгы вакытта аны яктырту да каралган. Балалар һәм өлкәннәр дә рәхәтләнеп ял итә алсын өчен анда барлык шартлар тудырылачак.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 19 санында укый аласыз)


Читайте нас: