ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 март 2019, 11:50

Битарафлык бәла-казага китерүе бар

Имин булмаган гаиләләрне һәм гражданнарыбызның яшәү шартларын тикшерү буенча комиссия чираттагы рейд белән Яңа Коты һәм Имәнлекул авыл Советлары биләмәләрендә булды.

Анда муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, комиссия рәисе Светлана Шакирова, авыл хакимиятләре башлыклары, муниципаль район хакимиятенең имин булмаган гаиләләр белән эшләү буенча ведомствоара комиссиясе әгъзалары, опека бүлеге, “Газпром-Газораспределение Уфа” җәмгыятенең Чакмагыштагы филиалы, МЧС

хезмәткәрләре, участок уполномоченныйлары, авылларның хатын-кызлар, ветераннар советлары рәисләре, яшьләр эшләре буенча белгечләр, авыл фельдшерлары, мәктәпләр, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Комиссия әгъзалары тәүдә авыл Советы хакимиятләрендә җыелып, көн кадагына куелган мәсьәләләрне барлады. Хәвеф төркемендә торган, имин булмаган гаиләләр исемлеге белән танышып, аларның бүгенге көндәге гаилә хәлләре турында мәгълүмат алмашты, проблемаларны хәл итү максатында фикерләр тәкъдим итте.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 21 снында укый аласыз)
Читайте нас: