ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 март 2019, 12:02

Республика юбилеена багышлап

Узган шимбәдә “Карагай” чаңгы базасында Башкортстан Республикасының 100 еллык юбилеена багышлап Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Ирек Марс улы Усмановның матди ярдәме белән ярыш оештырылды.

Анда мәктәп укучылары һәм өлкәнрәк спортчылар беренчелек өчен көч сынашты.

Ярышларны ачу тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова да катнашты һәм чыгыш ясады. Иң тәүдә дистанциягә җитез хатын-кызлар чыкты. Сыйрышбаштан Гөлшат Бикмурзина беренче, Кәшәктән Әлфия Мусина белән Альбина Галиева икенче-өченче урыннарга лаек булды. Өлкәнрәкләр арасында Калмашбаштан Зөлфия Латыйпова, Рәйлә Рамазанова, Чакмагыштан Фәнилә Шәфыйкова үз яшь төркемнәрендә йөгерекләр булып танылды.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 21 санында укый алсыз)
Читайте нас: