ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 март 2019, 10:59

Гаделлек тантанасы хакына

Адвокатның төп бурычы – гаделлек тантанасы хакына хезмәт итү, үзенә ышаныч белдергән кешеләрнең өметләрен аклау, җәмгыятебездә яшәп килгән кешелек кануннары бозылуга юл куймау.

Районыбызда игелекле гомер кичерүче Башкортстан Республикасының Адвокатлар коллегиясе ветераны, бай тәҗрибәгә ия юрист, кешлекле кеше Флүрә Миңнеәхмәт кызы Әхмәдуллина әнә шул сыйфатларны гомере буена аклап яши.

Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларында дөньяга килгәннәрнең балачагы илебез өстенә төшкән авыр сынау нәтиҗәләрен бетерү чорына туры килә. Флүрә дә кечкенәдән авыл тормышының бөтен авырлыкларын белеп-күреп, җәмгыятебездә очрап торган аерым кешеләрнең гаделсезлек күрсәтүләре аркасында икенчеләренең иза чигүләрен күзәтеп үсә. Үсмер кыз күңелендә шул чакта ук сәбәпсезгә кыерсытылганнарга миһербанлылык күрсәтү, аларның законсыз бозылган хокукларын яклап калу, хакыйкатьнең тантана итүенә ирешү теләге ныклы урын ала.

Мондый һөнәргә ия булганчы шактый еллар һәм юллар кичерергә туры килә аңа. Уфадагы беренче санлы медицина училищесында кызыл диплом белән шәфкать туташы белемен алып чыгып, район үзәк дәваханәсенә эшкә кайта. Аның шәфкатьле йөрәге, йомшак куллары тигән йөзәрләгән пациентлар күңелендә мөлаем йөзле, игътибарлы, кешелекле кыз турында якты истәлекләр әле дә саклана торгандыр.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 22 санында укый аласыз)


Читайте нас: