ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 март 2019, 10:16

Киләчәгебезне күмәкләшеп хәстәрлибез

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров эшчәнлегенең тәүге көннәреннән үк халык ихтыяҗларын өстенлекле итеп карауны, алар мәнфәгатьләрен яклауны төп бурыч итеп билгеләде һәм әле дә бу җәһәттән нәтиҗәле юнәлешләр билгеләвен дәвам итә.

Күптән түгел генә аның тәкъдиме белән кертелгән “Туган авылым урамы” программасы да авылларның тормышын күпкә үзгәртер, халыкның бәхет эзләп чит тарафларга юнәлүен киметергә ярдәм итәр, дип өметләнәбез. Әмма бүген авылларда иң бәкәлгә сукканы – халыкның эчкелек сазлыгына бата баруы, кемнәрнеңдер кеше сәламәтлеге өчен хәвеф тудыручы шикле спирт катнаштырылган сыекчаларны рөхсәтсез сатып, кесә калынайтырга тырышуы аркасында гөрләтеп дөнья көтәр яшьтәге ир-егетләрнең, ә иң аянычлысы – хәтта хатын-кызларның да сәламәтлекләрен, гомерләрен үк корбан итүләре, гаиләләр таркалу, балалар ятим калу.

Җәмгыятебезнең барлык актив катламнары вәкилләре арытабан боларга күз йомып калырга тиеш түгел – һәммәбезгә дә бергәләшеп, күмәк халык җыенында хәл итеп, җәмгыятебезне төпсез упкын төбенә этәрүче андый күренешләрнең тамырына балта чабарга тиешбез.

(Язманың ахырын гәзитебезнең 22 санында укый аласыз)
Читайте нас: