ИГЕНЧЕ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 март 2019, 10:28

Спортта да сынатмыйлар

26 февральдә кул куелган муниципаль район хакимияте карары белән Башкортстанның 100 еллыгына багышлап авыл биләмәләрендә яшәүчеләр арасында ярышларның 13 программасы буенча спартакиада үткәрелә. 23-24 февраль көннәрендә шушы спартакиада чикләрендә волейбол буенча ярышлар оештырылды.

23 февральдә ир-егетләр командалары арасында үткән бәйгедә 8 авыл биләмәсе командалары катнашты. Анда Бәшир авыл Советы волейболчылары җиңүче дип танылды. Имәнлекул авыл биләмәсе командасы – икенче, Юмаш авыл Советыныкы өченче призлы урыннарны яулады. 24 февраль көнне исә 7 авыл биләмәсеннән килгән хатын-кызлар командалары осталыкта-җитезлектә көч сынашты. Чакмагыш авыл биләмәсе командасы – җиңүле беренче, Тозлыкуш авыл Советы командасы – икенче, Юмаш авыл биләмәсе командасы өченче призлы урынга чыкты. 2-3 март көннәрендә шушы ук спартакиада чикләрендә баскетбол буенча ярышлар үтте. Аның тәүге көнендә ир-егетләр командалары арасында үткән уеннарда Чакмагыш авыл биләмәсе командасы җиңүче булды. Бәшир авыл биләмәсе баскетболчылары – 2нче урынга, Яңа Балтач авыл Советы командасы өченче урынга чыкты. 3 мартта үткән бәйгедә исә Бәшир авыл биләмәсе командасына берләшкән гүзәл затлар җиңүче булды, Тозлыкуш авыл биләмәсе данын яклаган кызлар командасы – икенче, Яңа Коты авыл биләмәсеннән килгән хатын-кызлар командасы өченче призлы урынны бүлеште.


Читайте нас: